2024 елның 10 апрелендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы активистлары белән очрашу узды.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Балтач районы күпмилләтле халкы белән аерылып тора. Җирлектә яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тигез күреп хөрмәтләү, бердәм булып бәйрәмнәр үткәрү, төрле чараларда да бердәм булып катнашу – Балтач өчен дәрәҗә дә, горурлык та.
Бөтен гаилә белән сайлауларга йөрү-яхшы традиция. Сайлау яшенә җитмәгән балаларның сайлауларга килүе, сайлаучыларны күрүе аларның гражданлык позицияләрен ныгыта. Агач яфраклар белән бизәлә, кеше гаилә белән.
2024 елның 05 мартында Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен «Гаилә һәм никах» темасына багышланган чара узды.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
10 гыйнвар көнне Балтач ГХАТ бүлегендә районда 2024 елда туган иң беренче сабыйның әти-әнисе Динә Әдһәм кызы һәм Рәмис Рәис улы Хәбибуллиннарны дүртенче балалары тууы белән котладылар. Хәбибуллиннар гаиләсе – күпбалалы гаилә.
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү хакындагы Указга кул куйды. Илебездә Яңа 2024 елның Гаилә елы буларак узачагы хуплауга лаек. Чөнки ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз, җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул.
2023 елның 25 декабрендә Рәдиф һәм Гөлчәчәк Гариповлар үз йөрәкләрен берләштереп, бу матур кышкы чорда Балтач районы ГХАТ бүлегендә никахларын рәсмиләштерделер. ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган гаиләгә 2024 елга кечкенә татлы бүләк белән теләкләр сайларга тәкъдим иттеләр.