ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 12 августында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе фортепиано классы укытучылары укучылар өчен «Музыкаль пикник» оештырдылар. Укучыларга "Көйне тап" уены тәкъдим ителде, балалар популяр мультфильмнардан җырларны танып бик теләп башкардылар. Чара «Ямьле Саба» яр буенда актив ял белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 11 августында "Ямьле Саба" яр буенда Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге баян классы укучылары һәм укытучыларының җәйге очрашуы булып узды. Чарада катнашучылар музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар: баянда, курайда, тальянда уйнадылар. Уеннар һәм конкурслар актив үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Шәмәрдәндә Бөтенроссия Физкультурниклар көненә, Саба муниципаль районының 90 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллык юбилеена багышланган спорт бәйрәме (чара) уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International