Авылда яшәүче аналарга бирелүче федераль һәм республика социаль ярдәм чаралары Татарстанда 2019 ел йомгаклары буенча беренче балалар тууны саклап калырга һәм гаиләдә өченче балалар туу күрсәткеченең артуына ярдәм итте.
Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.
14 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм фәнни бергәлек җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе уздырды, ул язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм үзебезнең чәчүлек материалын куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
2019 елда республика бюджетыннан коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрнең эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслашуга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн сум акча бүлеп бирелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийлар игътибарына шуны җиткерә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Татарстанга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә бәйле үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум акча җибәреләчәк. Шулай итеп, федераль бюджеттан компенсацияне бары тик чәчүлекләрне иминләштершән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә алачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә киләсе ел чәчү кампаниясе өчен орлыкларны бары тик тикшерелгән һәм ышанычлы орлыкчылардан гына алырга тәкъдим итә. Ул шулай ук оригиналь һәм элиталы олрлыкларның 40% хакы бюджеттан субсидияләнүе турында да мәгълүмат җиткерде.
Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итә.
Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел инженеры – 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Республиканың иң яхшы инженерлары арасында – аграр тармак белгечләре.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының бу елның 11 аендагы эшенә йомгаклар ясалды: эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә - Мамадыш, Саба һәм Балтач районнары.