Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының иң яхшы 5 студентына һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең иң яхшы 5 студентына Россельхозбанктан беренче мәртәбә тантаналы рәвештә исемле стипендияләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, җитештерүгә интенсив технологияләр кертү һәм культураларның яхшыртылган күрсәткечле сортларын куллану авыл хуҗалыгында югарырак уңышларга ирешү мөмкинлеген бирде, дип белдерә.
26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышы узды, анда бу елның III кварталында «2013 - 2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасын үтәү дәүләт программасы каралды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм бирүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар белән очрашты.
22-23 ноябрьдә Казанда АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс “Авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә уздырылды.
Татарстанда техник культураларны җыюның барышы турынңа Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевта узган киңәшмә беркетмәсе нигезендә африка луңгызлар чумасы таралуны булдырмау максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, кыргый кабан дуңгызлары арасында вирусның йөрүе һәм бу авыруның табигый чыганаклары барлыкка килү АЧС таралуның төп сәбәпләрен тәшкил итә, дип билгеләп үтте.