ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

    Бәйрәмне оештыручылар аны истә калдырырлык итеп үткәрү өчен көчләрен кызганмадылар. Һава торышы да моңа ярдәм итте: күк йөзе болытлы булсада , яңгыр яумады. Сабантуй югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар , спорт ярышлары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды, төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куелды.

    Тантана билгеләнгән сәгатьтә, бәйрәмчә музыка аһәңнәре белән башланып китте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде.


saby.tatarstan.ru

6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

    Быелгы бирнә җыю чарасы Шекше авыл халкының күңелендә – бер матур хатирә булып озак сакланыр.Чөнки бу  матур бәйрәм  бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

   Бирнә җыю шимбә көнне , кичке якта башланды.ҖЧҖ “Игенче” хезмәткәрләре , авыл активистлары Шекше урамнарын уен-көлке, җыр-моңга күмде.Милли татар киемнәре киеп , авылның уңган хуҗабикәләренең  мул табыннар әзерләп кунакларны каршы алуы үзенчә бер зур бәйрәм төсе алды.


saby.tatarstan.ru

  Буыннан – буынга күчеп килгән  бу йола – бүгенге көннәрдәдә безнең тормышыбызның,  яшәешебезнең бизәге булып тора.

  4 июнь  көнне ҖЧҖ “Игенче”  хезмәткәрләре Алан-Елга авылында , авыл активистлары белән берлектә Сабантуй бәйрәменә  бирнә җыйды.

  Авыл халкының милли киемнәр киеп, хуҗабикәләрнең өстәлләр әзерләп, бәлеш, тәм-томнар белән каршы алуы , бәйрәмне тагында ямьләндерде.

  Бирнә җыю чарасы, бик югары дәрәҗәдә, озак еллар олысы-кечесенең күңелендә калырлык   итеп  оештырылган иде.


saby.tatarstan.ru

   Бәйрәмдә "Игенче"ҖЧҖ  хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре катнашты.Авыл урамнары гармун, баян моңнарына күмелде. Төрле уеннар оештырылып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучыларга мул табыннар, кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән иде.


saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2022 ел
җомга

Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә көзге арыштан сенаж әзерләүгә керештеләр. Азык әзерләүдә 3 үзйөрешле чапкыч, 2 «Ягуар» комбайны , шулай ук 5 КамАЗ автомобиле җәлеп ителде. Ике механизатор-  К-702 hәм Т 150 тракторында  массаны тыгызлап таптап тора.


saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

       Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, хуҗалыкның азык хәзерләү техникаларының төзеклелеге hәм азык саклау урыннарының хәзерлеге буенча конкурс узды.


saby.tatarstan.ru

26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

     Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”  җәмгыятендә  чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен кукуруз чәчелде.

       Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә , чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен , 20  төрдән  торган кукуруз гибридлары чәчелде.Кукуруз чәчү эше , барлык технологик тәлапләргә туры китерелеп  “Казанагрохимсервис “, “Шанс Трейд” ҖЧҖе катнашында  башкарылды .


saby.tatarstan.ru

4
май, 2022 ел
чәршәмбе

     Язгы  чәчү игенче тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора .Чөнки  язның бер көне ел туйдыра. Шуны көннәрдә “Игенче” жәмгыятендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауга , шуның белән беррәттән тукландыруга керештеләр.


saby.tatarstan.ru

1
май, 2022 ел
якшәмбе

      Үзебез эшләгән, хезмәт куйган оешмабызның чиста, тәртиптә булуы, үзебезнең ни дәрәҗәдә тәртипле, әхлаклы булуыбызны күрсәтә. Җирләр кардан ачылу белән, территориябезне , тирә-якны  чүптән арындыру,чистарту   бер изге гамәл  булып тора. Шушы максаттан 30 нчы апрель көнне " Игенче" ҖЧҖ дә өмәләр узды. Чүп-чар, коры яфракларны җыештыру буенча зур эш башкарылды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, барысы да үз-үзләреннән һәм башкарган эшләреннән канәгать калдылар.


saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

          Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен 28 нче апрельдә билгеләп үтелә.Хезмәтне саклау көне җәмәгатьчелек игътибарын эш урыннарында булган бәхетсезлек очракларына һәм һөнәри авыруларга бәйле проблемаларга юнәлтергә тиеш.Шуны күздә тотып , “Игенче” ҖЧҖендә , хезмәткәрләрне травмалардан һәм бәхетсезлек очракларыннан саклау максатыннан ,куркынычсызлык стандартлары һәм санитар-гигиена нормалары нигезендә эш урыннарын саклау мәсьәләләре буенча җыелышлар үткәрелде, һәр тармакта хезмәт эшчәнлеге культурасын күтәрү, махсус киемнәр һәм шәхси саклану чараларын даими йөртү һәм дөрес куллану мөһимлеге аңлатылды. Хезмәтне саклау почмакларында беренче медицина ярдәме күрсәтү, алкоголь һәм наркотик матдәләр куллануның зыяны турында мәгълүматлар урнаштырылды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International