ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

       Җ.Ч.”Игенче” җәмгыятендә  өлкәннәр көненә , төрле елларда шушы җәмгыяттә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы хезмәткәрләргә азык- төлек салынган пакетлар таратылды.


saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

    18 сентябрь көнне  Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте , Казан шәҺәрендә узган Көзге ярминкәдә –күргәзмә белән катнашты.Төрле яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән эшләнгән эшләнмәләр, чәчәктән, җиләк-җимештән ясалган букетлар , күргәмә –арба  матурлыгы белән иркәли.Кабактан эшләнгән төрле мультфильм геройлары –соклану тудыра.Ярминкәгә килгән кунаклар, сатып алучылар бу матурлыкка сокланмый калмагандыр!


saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте пай җирләрен арендага биргән хуҗалыкларга ашлык бирде.


saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

       Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте  “Казан Агрохимсервис” ҖЧҖе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.Агымдагы елда күмәк көч белән  450 гектарда кукуруз чәчелде, шуның арасыннан  10 гектар мәйданда күргәзмә- тәҗрибә басуында 24 төрдә кукуруз сортлары  үстерелде.


saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

           Җәйге каникуллар вакытында җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, вакытлыча хезмәт килешүе нигезендә, укучы балаларга эш урыннары булдырылды.

Укучы балалар төрле эшләр: агарту, буяу, чүп үләннәре җыю hәм утыртылган чәчәкләр, яшелчәләрне тәрбияләу эшләрен башкардылар.

      1 нче июньнән 31 нче августка кадәр, 3 ай дәвамында 26 укучыга эш урыннары булдырылды.


saby.tatarstan.ru

28
август, 2021 ел
шимбә

      Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларга органик ашлама чыгаруга җаваплы карый. Хуҗалыкның алдынгы механизаторлары көн саен трактор белән  370 т  сыек тиресне  басуларга ашлама итеп кертеп бара.


saby.tatarstan.ru

20
август, 2021 ел
җомга

   Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне төрле  Һөнәрләр белән сөйләп кенә таныштырганчы үзләренә күрсәтү күпкә әйбәтрәк.Шуны исәпкә алып , Иләбәр авылында урнашкан “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар 19 август көнне “Игенче”җәмгыятенә экскурсиягә килделәр.

     Нәни кунаклар сыерлар, бозаулар торагында, амбарда , авыл  хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар.

 Кунакчыл хуҗалар Һәр балага тәм-томнар да өләште.

 


saby.tatarstan.ru

18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә савым сыерлар торагы төзү дәвам итә, тудыру бүлегендә капиталь ремонт бара.


saby.tatarstan.ru

13
август, 2021 ел
җомга

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгытенең  ветеринария белгечлэре, Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре  белән берлектә, мөгезле  эре терлекләрдән лейкоз Һәм бруцеллезга кан анализлары алдылар. Шул ук вакытта туберкулезга  каршы чара да  уткәрелде.


saby.tatarstan.ru

2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, эшләүче хезмәткәрләргә салам өләштеләр


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International