ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2021 ел
җомга

    Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, урып-җыюга  ел саен җентекләп әзерләнәләр.Амбарлар тәртипкә китерелә, төзекләндерелә,дезинфекцияләнә Һәм агартыла.Басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп киптерү Һәм урнаштыру иң мөҺим бурыч булып тора.Иген амбарларга кергәнче бөтен этапны үтеп, тиешенчә эшкәртелә. Шуның өчен эш ике сменада оештырыла.


saby.tatarstan.ru

28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

   Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларында дүрт урып-җыю комбайны эшли.Комбайнерлар : Рәхматуллин Әнәс , Галиев Илхам, Яруллин Илгиз, Яруллин Илшат, Нурисламов Айдар, Мөнәвиров Хәйдәр, Зарипов Ленар, Гыймранов Ниязлар иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар.Комбайнерларның Һәрберсе зур тәҗрибәгә ия, мәсьәлән Галиев Илхамның хезмәт  стажы 36 ел , шуның 34нче  елын комбайнда эшли.Ашлыкны 4 машина амбарларга ташып тора.Урып-җыюда эшләүчеләргә ике тапкыр кайнар аш чыгарыла.Басуга алып килгән табын мул, аш-суның сыйфаты да югары.


saby.tatarstan.ru

23
июль, 2021 ел
җомга

      Яңа ашханә ачылганнан бирле  җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләрне елмаеп, ачык йөз белән пешекче кызлар каршы ала.Безнең кызларыбыз үз Һөнәрләренең осталары, җитезләре.


saby.tatarstan.ru

14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

  14 июль  көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә ТР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрлыгы, Саба авыл хужалыгы һәм азык –төлек идарәсе  белгечләре   катнашында, хуҗалыкның  урып –жыюда катнашачак техникаларының әзерлеге буенча  тикшерү –конкурс узды.Барлыгы 30 берәмлек техника катнашты.


saby.tatarstan.ru

7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

        Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә сенаж салу  дәвам итә.Хәзерге көнгә береллык уләннәрдән Һәм борчак культурасыннан барлыгы 6300 т терлек азыгы  сенаж траншеяларына салынды.


saby.tatarstan.ru

25
июнь, 2021 ел
җомга

Игенче " ҖЧҖ хезмәткәрләрен КОВИД-19дан вакцинацияләү дәвам итә


saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре, коронавирустан, вакцинаның икенче компоненты белән прививка ясаттылар.


saby.tatarstan.ru

15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

      Быел  13 июньдә Шекше авылында җаваплылыгы  чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үткәргән Сабантуй бәйрәме күпләрнең күңелендә озак сакланыр.Чөнки, бәйрәм бигрәктә оешкан төстә, үзенчәлекле узды.Мәйдан өр-яңадан халыкка уңайлы итеп корылган, барлык программалар тиешле дәрәҗәдә оештырылган.Төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннарда барсыда актив катнашып, истэлекле бүләкләр алды.Бәйрәмне шулай Һәркем сокланырлык итеп уздыру өчен,  җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте  җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәрович Һәм җаваплы белгечләр барлык көчләрен куйды.


saby.tatarstan.ru

       13 июнь көнне Эзмә авылында, җаваплылыгы чикләнгән «Игенче” җәмгыяте  Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырды. Ниндиен генә әле!Алдагы еллардагыдан тагын да күркәмрәк, күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп.Сабантуй ачылышыннан соң , мәйдан уртасында, кыр батырларын, алдынгыларны, специалистларны җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәрович котлады. Спорт ярышлары күптөрле , бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде.Татар эстрадасы артистларының чыгыш ясавы ,бәйрәмне тагын да ямьләндерде.


saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

     Эзмә авылында узачак Сабантуй бәйрәменә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте  төрледән- төрле бүләкләр алды, Сабантуй мәйданын   төзекләндерде hәм матурлады.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International