13 июнь көнне Эзмә авылында, җаваплылыгы чикләнгән «Игенче” җәмгыяте Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп уздырды. Ниндиен генә әле!Алдагы еллардагыдан тагын да күркәмрәк, күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп.Сабантуй ачылышыннан соң , мәйдан уртасында, кыр батырларын, алдынгыларны, специалистларны җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәрович котлады. Спорт ярышлары күптөрле , бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде.Татар эстрадасы артистларының чыгыш ясавы ,бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Эзмә авылында узачак Сабантуй бәйрәменә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте төрледән- төрле бүләкләр алды, Сабантуй мәйданын төзекләндерде hәм матурлады.
Шекше авылында узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек тулы куатенә бара. Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте эшчеләре көче белән Сабантуй мәйданы өр-яңадан үзгәртеп корыла.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләү 26 нчы майда , күпьеллык үләннәрне урудан башланды.Хәзерге көнгә 8380 ц яшел масса траншеяларга салынды.Терлек азыгын хәзерләүгә: Ягуар 810 һәм Ягуар 830 маркалы 2 азык җыю комбайны, 3 үзйөрешле печән чапкычы, 1 тагылма чапкыч, 1 тутыргыч, 1 әйләндергеч җәлеп ителде.Эш ике сменада оештырылып тулы куатенә бара .Алты Камаз шоферы бертуктаусыз ташып тора, 2 механизатор- К-702 hәм Т 150 тракторында массаны тыгызлап таптый.Кырда эшләүчеләрне, ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылган, хезмәтне саклау буенча барлык куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре коронавирустан вакцинация ясата башладылар.Бугенге көнгә 32 хезмәткәр вакцина ясатты.
27 май көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче җәмгыяте генераль директоры Зарипов Алмаз Зөфәрович механизация тармагында эшләүчеләр һәм белгечләр белән киңәшмә үткәрде.Киңәшмәнең төп темалары:
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә санитар-экологик икеайлык кысаларында , җәмгыяткә кергән территорияләрне чистарту дәвам итә. 45 км аралыгындагы юл чүп-чардан , таштан арындырылды.
Җ.Ч. “Игенче” җәмгыяте территориясен матурлау дәвам итә.Административ бина янына төрле җимеш агачлары : алмагач,чия, слива ,крыжовник,карлыган утыртылды. Ике теплица корылып , яшелчә культуралары чәчелде.
Бөтендөнья хезмәт оешмасы (МОТ) эш урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан , 28 апрель көнне Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне дип игълан итте.
Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятендә төрле елларда хезмәт куйган ветераннарга , изге Рамазан ае уңаеннан, азык – төлек тутырылган пакетлар өләшенде.