ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

   7 апрель көнне   Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә  техникаларның hәм тагылма агрегатларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде. “Татагролизинг” акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Гимадиев Р.М, “Россельхозцентр”  Саба районара филиалы начальнигы Кәбиров В.С. , Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы hәм азык- төлек идарәсе белгечләре Харисов Р.В, Нигъматҗанов Р.Ф. составындагы комиссия катнашты.


saby.tatarstan.ru

23
март, 2021 ел
сишәмбе

   23 нче мартта Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә Теләче  муниципаль районы гостехнадзор инспекторы Назиров Х.Х. , Саба муниципаль районы авыл хужалыгы hәм азык-төлек идарәсе белгече Харисов  Р.В hәм  авыл хуҗалыгы оешмаларынын баш инженерлары катнашында , техникаларга урнәк карау уздырылды.


saby.tatarstan.ru

12
март, 2021 ел
җомга

    Җ.Ч.”Игенче” җәмгыяте механизаторлары юлларны hәм авыл урамнарын кардан чистартып торалар.Һава торышы нинди булуга карамастан механизаторлар: Галиев Илхам, Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Нотфуллин Әнис, Каюмов Дамирлар –Шекше , Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Олыяз, Түбән Утар авылларына хезмәт күрсәтеп,  барлыгы 65 км юлны кардан арындыралар.


saby.tatarstan.ru

1
март, 2021 ел
дүшәмбе

  Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә Ягуар 810 hәм 830 маркалы азык хәзерләү комбайннары, капиталь ремонтланып хәзерлек сызыгына куелды.


saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2021 ел
җомга

       2021 елның 4 нче февралендә Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятенең 2020 ел эш нәтиҗәләренә хисап бирү  җыелышы узды. Җыелышта Саба  авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе идарәсе начальнигы Хасаншин Г.Ш. ,  авыл җирлеге башлыклары катнашты.

      Игенчелек хәм механизация тармагы буенча баш агроном Галиев Н.Х. hәм баш инженер Аскаров И.Э. чыгыш ясадылар.Хуҗалык җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәрович узган елның эш нәтиҗәләренә тулы анализ биреп, 2021 елга планнар hәм куелган бурычлар белән таныштырды.

       Бу чара хезмәт алдынгыларын бүләкләу белән дәвам итте.Хезмәтчәннәрне котлап матур концерт программасы белән  Вадим Захаров , Рафаэль hәм Динә Латыйповлар чыгыш ясадылар.


saby.tatarstan.ru

3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

          02 февраль көнне Җ. Ч. «Игенче» җәмгыятендә терлекчелек специалистлары hәм Җ.Ч. «Молочная Компания Генетика Юг» специалистлары катнашында  айлык кинәшмэ узды.

           Узган 2020 елда савылган сөт -96169 ц тәшкил итте,бу курсәткеч узган 2019 ел белән чагыштырганда 7 % кубрәк.Бозау алу – 1453 баш -  узган 2019 ел белән чагыштырганда 11 %  кубрәк.2021 елның январь аенда савылган сөт 9268 ц тәшкил итте , бу курсәткеч узган елның январь аена караганда 15,5 % , бозау алу 140 баш - узган елнын январь аена караганда 8,5 % кубрәк.


saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә 2020 елның ноябрь аенда 600 башка исәпләнгән  яна савым залы hәм 200 баш малга исәпләнгэн торак  кулланышка тапшырылды. Сөт җитештерүдә 20  сыер савучы hәм 4 оператор эшли.

Көндәлек савылган югары сыйфатлы сөт  28000 кг   тәшкил.

Барлык эшчеләргә  дә эшләү хәм ял иту өчен унайлыклар тудырылган.


saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

        Җ.Ч. «Игенче» җәмгыяте генераль директоры Зарипов Алмаз Зөфәрович хезмәткәрләрне  якынлашып килүче Яңа  2021 ел  белән котлады.Барлык коллективка , узләренең хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарганнары өчен,   чын  күңелдән  чиксез рәхмәтен җиткерде.

      Киләчәк еллардада зур уңышларга ирешеп ,  сәламәтлектә,муллыкта  яшәуләрен теләде.


saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2020 ел
шимбә

Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятендә хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән котладылар


saby.tatarstan.ru

20
ноябрь, 2020 ел
җомга

  Бүген Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятендә  2020 елда терлекчелектә hәм игенчелектә тырыш хезмәт куйган , югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. , авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. hәм хуҗалык җитәкчесе А.З. Зарипов   котладылар.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International