Узган Сабантуй бәйрәмнәрендә “Игенче” ҖЧҖнең төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.
8 нче июнь көнне “Игенче” ҖЧҖ е районда узган Сабантуйда , Сабантуй кунакларын яңа пешкән- кайнар пич коймагы , самавыр чәе , үзбәк пылавы белән сыйлады.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә, күргәзмә-тәҗрибә басуына 30 төрдән торган кукуруз сортлары чәчелде. Кукуруз чәчү эше, барлык технологик тәлапләргә туры китерелеп, “Казанагрохимсервис “ һәм “Шанс Трейд” ҖЧҖ катнашында башкарылды .
Бүгенге көндә кукурузның Каскад – 166, Каскад -195, Росс -140, Скап 201 сортлары чәчелә.
8 май көнне Эзмә һәм Иләбәр авылларында узган Җиңү бәйрәменә багышланган митингта ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Зарипов А.З катнашты. Бәйрәм ике авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелескка венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.
"Игенче" ҖЧҖдә арпа чәчү автив бара: ике агрегат җәлеп ителгән.Чәчү ике сменада оештырылган .Кировец К 742,"Нью Холланд" чәчү комплексында механизаторлар:- Сафиуллин Инзиль , Сәмигуллин Айзат,Сәгыйтов Рәсим, Мирзегаләмов Рамилләр эшли.
“Казан” агросәнәгать паркында узган ярминкәләрдә ҖЧ “Игенче” җәмгыяте дә бик теләп катнаша.
Быелгы язгы ярминкәләргә килгән кунакларны, сатып алучыларны, мичтә пешкән коймак, кайнар чәй, удмурт халкының милли ашы булган перепечләр белән сыйладылар.
9 нчы апрель көнне "Игенче" ҖЧҖдә тракторларга , прицепларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.
4 нче апрельдә ҖЧ “Игенче” җәмгыте ашханәсендә , төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан йөздән артык ветеран һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар катнашында Ифтар мәҗлесе уздырылды. Мәҗлестә Мөдәрис хәзрәт Гыймранов катнашып, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.
“Игенче” хоккей командасы, Лесхоз бистәсендә узган чираттагы бәйге белән хоккей сезонын япты. Исәп 8:9 булып “Игенче” командасы файдасына төгәлләнде.
Сезон дәвамында , Кукмара районы Камышлы авылында , Шекше , Мишабаш, Эзмә авылларында узган хоккей ярышлары -“Игенче” командасыннан башка узмады. Ярышлар дуслык һәм спорт атмосферасында узды. Эш вакытыннан соң тренировкалар үткәреп, спорт белән шөгыльләнеп чыныккан егетләр, боз мәйданында кызыклы, мавыктыргыч уеннар күрсәтте.