ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2021 ел
җомга

         Җ.Ч. “Игенче” җәмгыяте территориясен матурлау дәвам итә.Административ бина янына төрле җимеш агачлары : алмагач,чия, слива ,крыжовник,карлыган утыртылды. Ике теплица корылып , яшелчә культуралары чәчелде.


saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

       Бөтендөнья  хезмәт оешмасы (МОТ) эш урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан , 28 апрель көнне Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне дип игълан итте.


saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

    Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятендә төрле елларда хезмәт куйган ветераннарга , изге Рамазан ае уңаеннан, азык – төлек  тутырылган пакетлар өләшенде.


saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

       Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятендә  көзге культуралар,купъеллык үләннәрне тамырдан тукландыру hәм тырмалау эшләре бара.


saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2021 ел
шимбә

17 апрель көнне  Ж.Ч. «Игенче» җәмгыятендә өмә оештырылды.Барлык хуҗалык эшчеләре көче белән терлекчелек фермалары, машина-трактор парклары, амбар, административ бина территорияләре чүптән арындырылды.


saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

   7 апрель көнне   Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә  техникаларның hәм тагылма агрегатларның язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде. “Татагролизинг” акционерлык җәмгыятенең баш инженеры Гимадиев Р.М, “Россельхозцентр”  Саба районара филиалы начальнигы Кәбиров В.С. , Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы hәм азык- төлек идарәсе белгечләре Харисов Р.В, Нигъматҗанов Р.Ф. составындагы комиссия катнашты.


saby.tatarstan.ru

23
март, 2021 ел
сишәмбе

   23 нче мартта Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә Теләче  муниципаль районы гостехнадзор инспекторы Назиров Х.Х. , Саба муниципаль районы авыл хужалыгы hәм азык-төлек идарәсе белгече Харисов  Р.В hәм  авыл хуҗалыгы оешмаларынын баш инженерлары катнашында , техникаларга урнәк карау уздырылды.


saby.tatarstan.ru

12
март, 2021 ел
җомга

    Җ.Ч.”Игенче” җәмгыяте механизаторлары юлларны hәм авыл урамнарын кардан чистартып торалар.Һава торышы нинди булуга карамастан механизаторлар: Галиев Илхам, Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Нотфуллин Әнис, Каюмов Дамирлар –Шекше , Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Олыяз, Түбән Утар авылларына хезмәт күрсәтеп,  барлыгы 65 км юлны кардан арындыралар.


saby.tatarstan.ru

1
март, 2021 ел
дүшәмбе

  Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә Ягуар 810 hәм 830 маркалы азык хәзерләү комбайннары, капиталь ремонтланып хәзерлек сызыгына куелды.


saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2021 ел
җомга

       2021 елның 4 нче февралендә Җ.Ч. “Игенче” җәмгыятенең 2020 ел эш нәтиҗәләренә хисап бирү  җыелышы узды. Җыелышта Саба  авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе идарәсе начальнигы Хасаншин Г.Ш. ,  авыл җирлеге башлыклары катнашты.

      Игенчелек хәм механизация тармагы буенча баш агроном Галиев Н.Х. hәм баш инженер Аскаров И.Э. чыгыш ясадылар.Хуҗалык җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәрович узган елның эш нәтиҗәләренә тулы анализ биреп, 2021 елга планнар hәм куелган бурычлар белән таныштырды.

       Бу чара хезмәт алдынгыларын бүләкләу белән дәвам итте.Хезмәтчәннәрне котлап матур концерт программасы белән  Вадим Захаров , Рафаэль hәм Динә Латыйповлар чыгыш ясадылар.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International