ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыяте Рамазан аенда изге гамәлләр кылуны дәвам итә.

   27 нче март көнне, шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда  булган ветераннарга,  азык-төлек  салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде. Әлеге изге эш   ел да уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга , 280 күчтәнәч –пакет  өләшеп чыкты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
март, 2024 ел
сишәмбе

    «Игенче» ҖЧҖ җитәкчесе А.З. Зарипов, хуҗалыкта эшләүче хатын-кызларны 8 март бәйрәме  белән котлады һәм  бүләкләр, чәчәк тапшырды. Һәммәсенә ныклы  сәламәтлек, бәхет- шатлык, гаилә иминлеге  теләде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
март, 2024 ел
сишәмбе

   3 нче мартта Иләбәр авылы янындагы чаңгы трассасында кышкы спартакиада узды. Чаңгы ярышында  катнашучылар һәм аларга көч биреп торучы җанатарлар  тәмле пылаудан авыз итте,  кайнар чәй,  коймак һәм тәм-томнар белән  сыйланды.

ҖЧ “Игенче”  җәмгыятендә эшләүче – чаңгы спортын үз итүче хезмәткәрләр дә сынатмады.

Ир-егетләр арасында Сафиуллин Инзил Мөдәрис улы – I нче,

Хөсәенов Айдар Кәшип улы  – III нче урыннарны яуладылар.

Котлыйбыз!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  Игенче» ҖЧҖе, агымдагы елның кышлау чорында терлекләрне җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен Марий Эл Республикасына чыгып сенаж әзерләде. Шушы көннәрдә  терлек азыгы хуҗалыкка алып кайтып урнаштырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

      24 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә  авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары   катнашты. Ярыш барышында  “Игенче 1”  командасы -I нче, “Игенче -2” –II нче, “Игенче- 3” - IV нче  урыннарны яулады.Командаларның  призлы урыннарга ирешүе аеруча шатлыклы.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

     Бик матур, бераз гына салкынча кояшлы көндә ,“Игенче” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар чаңгыга басты. Ярышны тантаналы шартларда җәмгыять җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы  ачып җибәрде. Ул чарада каташучыларны   котлап, ярышларның, күнегүләрнең дәвамлы булуын теләде, спортның, бигрәк тә чаңгы спортының сәламәтлек нигезе булуын ассызыклады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

      2024 нче елның  8 нче  һәм 9 нчы февралендә, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче"  җәмгыятендә, Казан шәһәреннән килгән, югары категорияле табиблар тарафыннан 163 хезмәткәргә  медицина тикшерүе уздырылды. Өченче  ел рәттән «Игенче» җәмгыяте , ҖЧ “Ак Барс Медицина » җәмгыяте белән медицина тикшерүләре үткәрү турында килешү төзи.

    Хезмәткәрләр җитештерү факторлары буенча , эш төренә карап тикшерелде:  невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург,  кирәкле  анализлар тапшырды . Барлык хезмәткәрләр дә,  медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать калдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

      2024 елның 23 гыйнварында, Шекше мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә җитәкчесе  Хәсаншин Гафур Шәйхулла улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

     Җаваплылыгы  чикләнгән " Игенче"  җәмгыяте территорияләре быел да  әкияти матурлык дөньясына әверелде. Яңа елны каршылау алдыннан бәйрәм атмосферасы тудырырга  тырышты хезмәткәрләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

      Әле балалар гына түгел, үзебез дә бик түземсезләнеп көтәбез Яңа ел күчтәнәчләрен. Чөнки беләбез, безнең җәмгыятьтә бер нәрсә дә кабатланмый һәм бер төрле булмый! Ел саен безнең Кыш бабай бүләге булган - тәм-томнар тутырылган Яңа ел капчыгы төрләнә, авырая.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International