ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан Республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле татарстанлылыр! Сезне чын күңелдән Ватаныбыз Геройлары көне белән котлыйм! Бу бәйрәм ерак чорларга барып тоташа. Ул илебезнең төрле вакытларда халыкка, күпмилләтле Ватанга тугры хезмәт иткән, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган асыл ул-кызлары хөрмәтенә булдырылды», — диде Татарстан Президенты.

Президент әйтүенчә, бу көнне без данлыклы ата-бабаларыбызны зурлап искә алабыз, Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройларына, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларына — безнең өчен каһарманлык үрнәге булган һәркемгә олы ихтирамыбызны белдерәбез.

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган истәлекле 2020 елда Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү аерым бер мәгънә ала, туган илне сөю хисләренең тагын да көчәюенә китерә.


buinsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International