ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2021 ел
сишәмбе

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль  хезмәткәре  Шакирҗанова Венера Габделхәй кызы өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез белән очрашу оештырды. Социаль хезмәткәр аларны бәйрәм белән котлады,  бәйрәм өстәле әзерләде һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Өлкәннәр бер-берсе белән бик теләп аралаштылар, яңалыклар белән алмаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр, көн кадагындагы проблемалар турында фикер алыштылар һәм әлбәттә, бер-берсенә бәхет һәм сәламәтлек теләкләрен җиткерделәр. Алар бүләк ителгән шатлыклы мизгелләр өчен социаль хезмәткәргә рәхмәтле булдылар.


saby.tatarstan.ru

5
март, 2021 ел
җомга

Яз көне барысы да чәчәк ата, кыштан соң уяна, яңадан туа! Бу чорда да шулай үзләренең шатлыклары белән уртаклашасы килә. Иң яхшы ысулы моны-ясарга – алар өчен үз куллары белән ясалган сөйкемле бүләк. Менә шуңа күрә  Югары Утар балалар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында  тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Әскарова М.  «Язның беренче көне» дип исемләнгән аппликация  дәресе үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәге хезмәткәре  Раиля Закирова  ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Танышу кичәсе”дип исемләнгән күңелле чара һәм спартакиада үткәрде . 


saby.tatarstan.ru

26
февраль, 2021 ел
җомга

25 февраль көнне безнең Югары- Утар балалар йортында  Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Без иң - яхшылар!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.


saby.tatarstan.ru

19
февраль, 2021 ел
җомга

2021нче  елның 18 нче февраль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңелле стартлар уены оештырылды. Чарада барысы 3 бала катнашты.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Балкыш» социаль эш буенча белгечләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга озак сроклы карау системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә .

Озак вакытлы карау системасын булдыруның максаты-даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарны озак сроклы карау хезмәте белән тәэмин итү. Шул ук вакытта гражданинның чит кеше каравыннан бәйлелеге дәрәҗәсен бәяләү үзәк белгечләре (типизаторлар) тарафыннан турыдан-туры гражданинның яшәү урыны буенча шәхси ризалыгы нигезендә үткәрелә. Типизатор сигналлар керү белән өлкән яшьтәге яки инвалидның яшәү урыны буенча чыга.

Тикшерү нәтиҗәләре булып гражданинның үз саулыгының булган ресурслары турында нәтиҗәләр тора, ул аңа теге яки бу дәрәҗәдә төрле ихтыяҗларны мөстәкыйль рәвештә үтәргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта аның үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләте начараю сәбәпләре булырга мөмкин булган тышкы шартлар, шулай ук озак вакытлы карауны гамәлгә ашыру чараларын җиңеләйтергә ярдәм итә торган башка ресурслар булу исәпкә алына.

Типлаштырылганнан соң маршрутлаштыру - озак сроклы тербиялеу буенча хезметлер курсетунеп оптималь формасын билгелеу этап булып тора

Озак вакытка хезмәт күрсәтү буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен сәламәтлек саклау учреждениеләре, территориаль социаль яклау органнары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм башка учреждениеләр арасында ведомствоара хезмәттәшлек кулланыла.

Бүгенге көндә 12 сигнал килде, әлеге өлкәннәр һәм инвалидларның тиешле эшен башкарганнан соң, өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә алындылар .


saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.


saby.tatarstan.ru

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр уткәрелә.


saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2021 ел
җомга

2021 елның 8 февраль көнендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернаты  тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы фән һәм технологияләр елына багышланган «Россия фәне: кичә, бүген, иртәгә»  дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.

 

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International