2021елның 1нче сентябреннән Югары Утар балалар интернат йортында тәрбияләнүче биш бала Шәмәрдән поселогында урнашкан “Әкият” балалар бакчасына йөри башладылар.
Бакчаның территориясе дә, бинасы да бик матур, “әкият” дигән исемгә туры килеп тора. Ишек алдында заманча итеп яңа уен җиһазлары урнаштырылган. Белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган: күрсәтмә материал, дидактик уеннар бар, дәресләр уен формасында үтә, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына.
1 сентябрьдә Россиядә һәм башка илләрдә уку елы башлануны билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең төп геройлары-беренче сыйныф укучылары. Алар өчен беренче кыңгырау яңгырый.
2021 нче елның 24 нче август көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы саф һавада спорт уеннары шөгылен үткәрде.
20 август көнне балалар интернат-йорты тәрбиячесе Сираҗиева Г .Ф. Россия Дәүләт флагы көненә багышланган танып-белү чарасы үткәрде.
2021 нче елның 11 нче августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбарәкова Э.В. инициативасы белән «Безнең күңелле поход» дигән темага танып-белү дәресе һәм поход оештырылды. Әлеге чарада 16 бала катнашты.
4 август көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә “Җирдән алып Айга кадәр” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырды. Уенда барлыгы 16 бала катнашты.
Балалар йорты территориясен төзекләндерү мәсьәләләре тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы яшәү һәм хезмәткәрләрнең эше өчен бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә балалар йортының җитәкчелеге төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирергә тырыша.
21 июль көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Шәйхиева Елена А. Д. Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган дәрес үткәрде.
7 нче июльдән 11 нче июльгә кадәр Мордовия өлкәсе Саранск шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты һәм Беренчелеге булып узды. Регионга илнең 20 төбәгеннән спортчылар чакырылган иде.Алар арасында Саба районыннан 19 кеше катнашты, шуларның дүртесе безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр.
2021-нче елның 8-нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк җитәкчелегендә "Дару үләннәре иленә сәяхәт” темасы астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә саф һавада узды.