2019 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Республика һәм муниципаль китапханәләр директорлары киңәшмәсе кысаларында “Лидер”, “Иҗади эзләнү”, “Ел китабы – 2017” конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
15 апрель – экологик белемнәр көнендә, Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары белән экологик дәрес үткәрелде. (Укытучылары Әминова Г.Ф.)
12 апрель көнне бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу көнне Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә «Космоска очабыз» дип исемләнгән танып-уен программасы үткәрделәр.
Ел саен 12 апрель көнне бөтендөнья Космонавтика көне билгеләп үтелә. Турай авыл китапханәсендә “Без космос ясыйбыз” дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.
Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Монаш авыл китапханәсенә башлангыч сыйныф укучылары килде. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрде, “Сәламәтлек серләре” күргәзмәсендәге спорт, дару үләннәре һәм витаминнар турында китаплар, брошюралар тәкъдим итте.
7 апрельдә Бөтен дөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне Турай авыл китапханәсендә Сәламәтлек көне үткәрелде. Чараның девизы: «Сәламәтлек бирелмәгән, аның өчен көрәшергә кирәк» дигән сүзләр булды.
6 апрель Халыкара мультфильмнар көне. Әлеге дата 2002 елда гамәлгә куелган Халыкара анимацион кино ассоциациясе һәм бәйрәм ителә бөтен дөньяда. Бу көнне Турай авыл китапханәчесе Байрамгалиева З. М. «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Тылсымлы илгә виртуаль сәяхәт оештырды.
6 апрель көнне Россиядә - рус халык әкиятләре көне билгеләп үтелә. 4 апрель көнне Песәй авылы китапханәсе Ростов-на-Дону шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "ЖилабылаСказка» Бөтенроссия челтәр марафонына кушылды һәм балалар өчен «Жили-были» дигән әкиятләр буенча әдәби сәяхәт үткәрде.
Монаш авылы китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасы нәниләре өчен «Китапханә балаларны чакыра» дип исемләнгән экскурсия үтте. Экскурсия Халыкара балалар китабы көненә багышланган иде.
4 апрель көнне Ижевка авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Китап-балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе узды.