27 мартта гадәттәгечә Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Турай авыл китапханәсендә Россиядә Театр елына багышланган «Театр дигәнсерледөнья» дигән темага эстетик дәрес үткәрелде. Укучылар Галиәсгар Камал театры турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
Россиядә 2019 ел РФ Президенты Указы буенча Театр елы дип игълан ителде. Ә 27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Песәй авыл китапханәсендә Театр көне уңаеннан «Театр дөньясына сәяхәт"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Илнәт авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган «Еникины укыйбыз» төбәкара акциягә кушылды.
Химик элементларның периодик системасы елы кысаларында, Үзәк китапханәдә 1нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен “Химия безнең тормышта” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды.
22 март көнне балалар китапханәсе төрле милләт гаиләләре белән «Халык йолаларына яшәргә һәм ныгырга» дип исемләнгән иҗади очрашу үткәрде.
2019 елда беренче космонавт - Ю. А. Гагаринның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан, Илнәт авылы китапханәсендә "Гагаринның җир орбитасы» дип исемләнгән күргәзмә – танышу үткәрелде.
Балалар китапханәсе 1 «Г» сыйныф укучылары өчен Ю. А. Гагаринның 85 еллыгына багышланган «Гагарин турында китаплар укыйбыз» төбәкара акциясе кысаларында «Кеше күккә күтәрелде» дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде.
Язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән әдәби очрашуга чакырабыз.
14 март көнне Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия укучылар өчен «Әкиятләр патшалыгында үсемлекләр»дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде.
14 март көнне Тат.Чаллы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Әдәплелек мәктәбе» укучылары булдылар. Китапханәче Шишова Е. Б. аларны гадәти булмаган «Тылсымлы сүзләр»дәресенә чакырды. Ә бу дәресне Зирәк сова үткәрде, ул балалар өчен кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Балалар бу биремнәрне бик теләп башкарып чыктылар.