Иске Гришкин авыл китапханәсе “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз” акицясенә кушылды.
Татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан Камай авылы китапханәсендә “Әмирхан Еники тылсымы“ дигән әдәби очрашу уздырылды.
1 мартта без планетада иң популяр йорт хайваннары – мәчеләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмне беренче тапкыр 2004 елда Мәскәү мәчеләр музее инициативасы белән билгеләп үткәннәр. Мәчеләр күп кенә китапларның геройлары булды: алар җинаятьләрне тикшерә, корабльдә сәяхәт итә һәм хәтта төлкеләрне дә аулый ала! Илнәт авыл китапханәсендә “Мәчеләр китап битендә“ дигән мәгълүмат өстәлендә укучылар мыекбайлар турында төрле әсәрләр белән таныштылар.
Бу, йонлач, хәрәкәтчән, ягымлы һәм бик акыллы йорт хайваннарына битараф калган кешеләр дөньяда аз табыла. Сүз, әлбәттә, песиләр турында бара. Аларга мәхәббәт шулкадәр зур булып чыкты ки, алар өчен язның беренче көнендә, 1 мартта билгеләп үтелә торган махсус бәйрәм оештырылган. 2 март көнне Тат. Чаллы авыл китапханәсендә «Песиләр турында барысы да» дигән күргәзмә булды, анда безнең яраткан песиләребез төп герой булды.
28 февраль көнне Бәзәкә китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Билгесез яңалык – янәшәдә” дигән экологик уен үткәрелде.
«Солдат шуклыклары» - шундый исем астында балалар китапханәсендә 1 «В» һәм 1 «Г» сыйныф укучылары өчен уен-викторина үткәрелде (җитәкчеләре Мөхәммәдиева Т. В., Бузаджи Г. Н.).
Үзәк китапханә хезмәткәре Мария Долгова «Саулык» халыкка ярдәм күрсәтү үзәгендә“Менделеевск Бөек Ватан сугышы елларында” дип исемләнгән мәгълүмати-патриотик кичә үткәрде.
25 февраль көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары әкиятләр кичәсендә катнашты. (Укытучылары Хөсәенова З.Р).
23 нче февраль көнне Тойгуҗа авылы китапханә һөм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Солдатта булган диләр” дигән ял кичәсе оештырды.
Песәй авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия Песәй урта мәктәбе педагог - оештыручысы Әхмәтгәрәева Гөлнара белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрделәр.