Иске Гришкин авылы китапханәчесе Бармакова Г.И. «Ромашка” бакчасы балаларын герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштырды.
19 нчы февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсе рус язучысы, публицист, драматург, мәсәлче И.А. Крыловның тууына 250 ел тулу уңаеннан “Кимчелеге булган очракны чеметеп алырга яратам” дип аталган әдәби сәгать үткәрде.
16 февраль көнне Тихоново авыл китапханәсендә «А. Алиш әкиятләрен укыгыз» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде.
Балалар китапханәсе «Нина Павлова китаплары укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашты. Акциядә 1 нче мәктәпнең 1 «В» сыйныф укучылары катнашты (сыйныф җитәкчесе Мөхәммәдиева Т. В.).