Уртанчылар төркеме балаларының медицина хезмәткәрләре турында күзаллауларын формалаштыру. Балаларның сәламәтлеген ничек сакларга һәм ныгытырга кирәклеге турында белемнәрен ныгыттык.
Зурлар төркеме балалары белән "Медицина хезмәткәрләре" көне уңаеннан бу һөнәр ияләренең нинди эш башкарулары, нинди эш кораллары кулланулары , нинди кием киюләре белән фикер алыштык.
"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Уенчыклар көне" уткәрелде. Балалар яраткан уенчыклары турында сөйләделәр. Алар турында кыска шигырьләр искә төшерделәр.
"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Юл грамоталылыгы көне" уткәрелде. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында гап-гади белемнәр бирелде. Светофор сигналларының һәм юл хәрәкәте билгеләренең әһәмияте, балаларның машина йөри торган җирдә уйнарга ярамавы турында аңлатылды.
"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән А.С.Пушкинның тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныштык. "Балыкчы белән балык" әкиятен карадык.
"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән А.С.Пушкин иҗаты һәм аның "Сказка о царе Салтане" әкияте белән таныштык.
"Кояшкай" балалар бакчасында шарлар көне
"Кояшкай" балалар бакчасында сәламәтлек көне
"Кояшкай" балалар бакчасында балаларны яклау көне уңаеннан кече сабантуй
"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары белән табигать, аңа карата сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт турында белемнәрне ныгыттык. Җиребезне чиста тотарга, тереклек - үсемлекләр, хайваннар, кошларга яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген искә төшердек. Безнең яшәгән тирәлегебез тагын да матуррак булсын өчен чәчәкләр ябештереп ясадык.