ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән, әйләнә-тирә табигатьне нәфасәти кабул итүләрен үстерү максатыннан, тузганак чәчәге турында әңгәмә узды. Нинди өлешләрдән торганлыгы ачыкланды. Балалар картонга төсле кәгазьләрдән киселгән тузганак чәчәгенең өлешләрен ябыштырдылар.


muslumovo.tatarstan.ru

22
май, 2021 ел
шимбә

"Күбәләк" балалар бакчасы хезмәткәрләре бакчаны әйләндереп алынган койманы буяп чыктылар.


muslumovo.tatarstan.ru

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Җиһангирова Диләрә Илдус кызы Фоат Садриев исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты һәм лауреат булды.


muslumovo.tatarstan.ru

"Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары бөҗәкләр турында күбрәк мәглумат алдылар, төсләре, яшәешләре белән таныштылар, аларга карата сакчыл караш булырга тиешлеген аңладылар.


muslumovo.tatarstan.ru

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, "Яшел Мөслим" акциясенә кушылып, бакча янындагы агачларга су сиптеләр.


muslumovo.tatarstan.ru

21
май, 2021 ел
җомга

"Кояшкай" балалар бакчасында пионерия көнен билгеләп үттеләр 


muslumovo.tatarstan.ru

16
май, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм милләтләр бердәмлеге елы уңаеннан "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбиячеләр программа нигезендә балаларга хезмәт күнекмәләре бирү буенча эшне эзлекле итеп алып баралар. Күмәк хезмәтне балалар теләп башкаралар. Андый хезмәт төре балаларны җыя, дуслаштыра.


muslumovo.tatarstan.ru

Кече яшьтән экологик тәрбия бирү, балаларның табигать күренешләре турында күзаллауларын киңәйтү, аны сакларга, матурлыгын күрә белергә өйрәтү балалар бакчасында эшләүче  тәрбиячеләренең бурычы булып тора. Шуны истә тотып, бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар эзтабарлар булып, бакча тирәсендә күзәтүләр үткәрделәр. Язгы табигатьне: чәчәк атучы җимеш агачларын ,үләннәрне ,болытларны күзәттеләр,кошлар тавышын тыңладылар. Тәрбиячеләре Бухарова Р.З. балалар белән табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмә оештырды һәм шулай ук кайбер үләннәрнең файдалы үзлекләре турында аңлатып үтте. Бүгенге табигать торышын күзәтү нәтиҗәле булды: балалар язгы табигать үзгәрешләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.


muslumovo.tatarstan.ru

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Кояшкай" балалар бакчасының балалары "Тукайны укыйбыз" республикакүләм бәйгедә катнаштып, 1нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.


muslumovo.tatarstan.ru

15
май, 2021 ел
шимбә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче Ризатдинова Арина "Тукайны укыйбыз" республикакүләм бәйгедә катнаштып, 1нче дәрәҗә дипломга лаек булды.


muslumovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International