ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

"Әти-әнием һөнәре" буенча проект эше. Уртанчылар төркеме балалары белән сорауларга җавап бирергә өйрәнү: "Бу нинди һөнәр иясе?" "Ул нәрсә эшли?"


muslumovo.tatarstan.ru

29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген  педагогик тәҗрибә тарату максатыннан "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны грамоталылыкка өйрәтү буенча иҗади электрон лаборатория"муниципаль конкурсы узды. Балалар бакчасы педагоглары жюриларга үз эшләрен тәкъдим иттеләр һәм конкурсның нәтиҗәләрен көтәләр.


muslumovo.tatarstan.ru

26
март, 2021 ел
җомга

"Кояшкай" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә традицион булмаган алымнар кулланып рәсем ясау 


muslumovo.tatarstan.ru

"Кояшкай" балалары Мөслим китапханәсендә кунакта


muslumovo.tatarstan.ru

25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Кояшкай" балалар бакчасында "Засветись. Стань заметней на дороге" акциясе булып узды 


muslumovo.tatarstan.ru

Уртанчылар төркемендә "Балалар - гаиләнең көзгесе" темасына ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта 26 әти-әни катнашты.


muslumovo.tatarstan.ru

Бүген бакчабызда язны каршы алу - Нәүрүз бәйрәме  узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары көч сынаштылар. Ахырда, Кыш бабай Нәүрүзбикәгә юл биреп саубуллашты. Балалар бәйрәмдә тәмле ризыклар белән сыйландылар.


muslumovo.tatarstan.ru

24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан "Юлда да акыл кирәк" дип исемләнгән уен-бәйге үтте. Чарадан соң ““Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең район бүлекчәсе начальнигы Ситдыйкова А.Р. зурлар һәм әзерлек төркемнәре балалары белән профилактик әңгәмә үткәрде.


muslumovo.tatarstan.ru

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча "Бияләй" темасына шөгыль үтте. Балалар татар халкының кул эшләре белән таныштылар, татар бизәкләрен аерырга өйрәнделәр. 


muslumovo.tatarstan.ru

23
март, 2021 ел
сишәмбе

"Кояшкай" балалабакчасының кечкенәләр төркемендә кыстыргычлар белән уеннар 


muslumovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International