Кыш бабай белән Кар кызы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сөендерүләрен дәвам итә. Бирелгән бүләкләр өчен иганәчебез Шәвәлиев Айдар Айратовичка рәхмәт белдерәбез.
"Арленспецстрой" ҖЧҖ вәкилләре үзләренең җитәкчесе Гатиятуллин Артур Таһир улы исеменнән социаль хезмәт алучыларны яңа 2024 ел белән котлады һәм аларга яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
Яңа ел алдыннан ОСЗ җитәкчесе Л.Н. Гайнетдинова һәм ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Ф.И. Ильясов ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котлап, иганәчеләр тарафыннан бирелгән яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан бертуган Айдар һәм Айнур Мостафиннар авыр тормыш хәлендәге ятим балаларны бүләкләр белән сөендерделәр, аларны әтиләре яки әниләре генә тәрбияли. Айдар Ибраһимович аларга яхшы укуларын һәм әти-әниләрен тыңлауларын теләде.
Саба муниципаль районы халкын социаль яклау бүлеге, инвалидлар җәмгыяте һәм мәдәният бүлеге белән берлектә, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга, инвалидлар декадасын бәйрәм итү кысаларында, иганәчеләр белән берлектә, бүләк сертификатлары таратты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.
Инвалидлар Декадасы кысаларында, Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен татлы бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класстан соң эмоциональ халәтне, үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен формалаштыру өчен бүлек психологы тренинг оештырды. Уңай эмоцияләр өчен балалар белгечләргә рәхмәт белдерделәр һәм бик канәгать калдылар.
6 декабрь көнне Инвалидлар декадасы уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Яшьләр һәм спорт булеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә, Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры уткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Беренче карашка авыр булып тоелса да, балалар уз көндәшләре белән көч сынашып, интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар бик теләп катнаштылар, ярыш жылы атмосферада үтте.
Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.
Бүген “Балкыш” социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе базасында Саба муниципаль районында, инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында, инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбияләүче инвалидларның гаиләләре мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды. Анда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе, социаль яклау бүлеге башлыгы, Саба шәһәр җирлеге башлыгы, "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" ҖЧҖ генераль директоры, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, сәламәтлек саклау, Россия социаль фонды вәкилләре, “Таттехмедфарм” дәүләт челтәре рәисләре, “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” Саба республика оешмасы рәисләре, “Кызыл Хезмәт инвалидлары җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисләре катнашты.
ДЦП һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен Евгений Львович Крупин исемендәге “Мин булдыра алам! Мин рәсем ясыйм!” Өченче Бөтенроссия рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге конкурста социаль хезмәтләрдән файдаланучы Габделхаков Фидарис һәм Гаврилов Эльдар катнашты. Балаларыбызны һәм социаль педагоглар Агелова Г. Ф. һәм Сабитова А. Фны котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!