22 сентябрьдә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме-2023" традицион фестивалендә катнаштылар. Фестивальгә матур композицияләр ясалды һәм кабактан төрле тәмле ризыклар әзерләнде. Фотозона оештырылган иде. Учреждение коллективы кабактан иң яхшы композиция өчен икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Бүген "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында учреждение директоры Гүзәл Закирова, ОСОД мөдире Алсу Степанова, полиция башлыгы урынбасары Ногманов Серенат, "БДД" ДБУнең Саба районындагы бүлекчәсе белгече Гүзәл Ягъфәрова катнашында социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең чираттагы җыелышы узды.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыру өчен медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Аны райондагы авыллардан “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге автотранспорты белән илтеп җиткерәләр.
Бүген, "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, Саба муниципаль районында аз керемле гражданнарга, социаль контракт нигезендә, дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча, чираттагы ведомствоара комиссия узды.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Экстремизмга - ЮК» ункөнлеге кысаларында, бер - береңә карата толерантлылык тәрбияләү, кешеләр белән дус- тату мөнәсәбәттә яшәүне формалаштыру максатыннан, “Терроризм- җәмгыятькә карата начарлык” темасына әңгәмә үткәрделәр һәм видеотасмалар карап үттеләр.
Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Саба ш.т.б. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә “Экстремизмга ЮК!” айлыгы кысаларында буклетлар тараттылар.
Әлеге чараның максаты-бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яши белүне формалаштыру.
Бүген, “Балкыш” комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы, Шәмәрдән авылында яшәүче Нәбиуллина Нәзилә 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә.
Әлеге күркәм вакыйга алдыннан озын гомерлене Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев А.К. һәм Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н. Гайнетдинова котлады.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, озак-озак елларга рух күтәренкелеге телибез, һәр көнне якыннарының җылы елмаюлары белән җылынсын иде.
Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Л. Гайнетдинова Саба муниципаль районы Кызыл Мишә авылындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп-интернатында уку елын ачу тантанасында катнашты.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы белән берлектә СОП гаиләләреннән булган яшүсмерләр белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу үткәрде. Мәктәп укучылары үзләренең һөнәри омтылышларын билгеләү өчен тест узды. Шулай ук укучылар һөнәр сайлау механизмнары, районның иң популяр һәм ихтыяҗлы белгечлекләре турында белделәр.
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.