ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Утлы еллар кайтавазы» альбом-сборнигын тәкъдир итү тантасы үткәрелде! Бу проект Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышкан һәм Бөек Җиңү өчен тылда хезмәт иткән ата-бабаларыбызның батырлыгына чираттагы хөрмәт һәйкәле. Әлеге альбомда фронттан килгән хатлар, фотолар, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлекләре бар. Һәр документ, бу басманың һәр бите-сагыну, өмет һәм батырлык белән тулы катлаулы елларның турыдан туры шаһитләре.

Фронт хатлары- үзенчәлекле эпистоляр  жанр, ул безнең алда Бөек Ватан сугышы тарихының аз өйрәнелгән тагын бер чиген ача. Бу хатлар аша без солдатларның хыялларын, өметләрен аларның фикерләрен...һәммәсен хатның авторлары белән янәдән кичерәбез, йөрәкләрендә ургылып янган хисләрен яхшырак аңлый алабыз. Әлеге җыентыкны төзүдә катнашкан һәркемгә, бигрәк тә шәхси архивларында сакланган мәгълүмәтлары, гаилә тарихлары һәм истәлекләре белән уртаклашкан кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәмегез белән бу альбом-җыентык язмышлары мәңгегә сугышның утылы еллары белән бәйле булганнарга тагын бер һәйкәл булды.


sarmanovo.tatarstan.ru

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

"Утлы еллар кайтавазы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучылары белән әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

"Утлы еллар кайтавазы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Сарман гимназиясенең 4 Б сыйныфы укучылары белән әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Сарман гимназиясенең 3 А сыйныфы укучылары музейның өр яңа интерактив чарасында катнаштылар. "Туган ягым яшел бишек" дип аталган әлеге чара, ел фасылларының иң рәхәтенә, иң җылысына, иң кояшлысына кунакка алып кайтты.
Үзебезнең басу-болыннардан, урманнардан җыеп алып, саклап кына киптергән хуш исле чәчәкләре, үләннәре җәй белән бәйле хисләрне яңартты...балачакның яланаяклы җәе...  Әлбәттә, хис-тойгыларга гына бирелеп утырмадык. Сәяхәтебез вакытында туган ягыбыз-Сарманыбыз табигате шаккаткыч, чиксез бай икәнен ачыкладык. Дару үләннәренең исемнәрен, файдалы үзенчәлекләрен өйрәндек. Агулы һәм зыянлыларын да истә калдырдык. Ә чараның ахрында  безнең кунакларыбызны һәрвакыттагыча  сюрприз көтә иде. Киләсе матур, имин җәйгә кадәр күзләрен иркәләп, күңелләрен җылытып торыр дип ышанабыз)))


sarmanovo.tatarstan.ru

11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

"Строки опаленные войной" проектын тормышка ашыру кысаларында, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучыларына әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары өчен "Они сражались за Родину" темасына әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман гимназиясенең 8 А сыйныфы укучылары өчен "Они сражались за Рродину" темасына әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Гаилә көненә багышланган матур бәйрәмдә "Секреты ручной набойки по ткани" дип аталган интерактив чара үткәрдек. Балалар бик теләп катнаштылар, ә үзләренең нәни куллары белән бизәгән кулъяулыкларын "Әниемә бүләк итәм,"- дип үзләре белән алдылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

11
июнь, 2024 ел
сишәмбе


Сарман гимназиясенең мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

7
июнь, 2024 ел
җомга

Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерына йөрүче балалар өчен "Батырлар эзеннән" интерактив чара үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International