ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград локадасы Ленинград кайда һәм туган авылыбыз кайда? Зур шәһәр белән ул вакытта берничә урам гына булган авыл арасында Нәрсә уртак булырга мөмкин? Блокаданың үзе турында әйтеп тә торасы юк, ул илебез тарихы битләрендә аяныч эз калдырды…

Без төрле тарихи темаларга әңгәмәләр алып барабыз, әмма аларның һәрберсе архив мәгълүматларына нигезләнгән, һәм аларның һәрберсе безнең Сарман авылы белән бәйле.

Алайса, йөзләгән километрны аерган бу ике ноктаны нинди шартлар бәйләде?! Бу хакта бүген «Сарман аграр көллияте»ГАПОУНЫҢ 1 курс студентлары да белде. Хәтер көне алдыннан 27 гыйнварда Ленинград блокадасын бетерү көне, безнең очрашу очраклы оештырылмады. Чөнки нәкъ менә хәзерге аграр колледж бинасында блокадалы шәһәрдән эвакуацияләнгән балалар яшәгән, ул вакытта анда мәктәп булган. Бәхеткә, документлар гына түгел, якташларыбызның истәлекләре белән видеоязмалар һәм хәтта Ленинградны саклауда катнашкан ветераннарның интервьюлары видеоязмалары да сакланып калган.

Музей-ул тарихны саклау гына түгел, ә тарихның бөртекләп булса да, көн саен яңа фактлар, документлар, истәлекләр белән тулыландырыла торган урын. Шуңа күрә без эзләнүләребезнең нәтиҗәсе белән уртаклаша алуыбызга һәм узган еллардагы рәсемнәрне бераз булса да яңарта алуыбызга һәрвакыт шат.


sarmanovo.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучыларына Ленинград чолганышы өзелүгә 80 ел уңаеннан  "Война.Победа.Память" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 В сыйныфы укучылары "Археология" дип исемләнгән интерактив чарада катнаштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград блокадасы…Нева ярындагы шәһәр өчен 872 көн-төн дәвамында каты сугышлар барган. Ладога күле аша узган транспорт магистрале Ленинградны илнең тыл өлеше белән тоташтыручы бердәнбер юл була. Ленинградлылар аны «тормыш юлы»дип атыйлар. 1941-1944 елларда Ленинградны саклау -  Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык символы. Югары баш командующий боерыгы белән 1945 елның 1 маенда Ленинград Герой-шәһәр исеменә лаек була. Әлеге темага багышланган чираттагы әңгәмә Сарман гимназиесенең 9 сыйныфлары укучылары өчен үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

27 гыйнварда илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарының берсе — Ленинград блокадасының өзелүен билгеләп үтә. 2024 елда әлеге вакыйгага 80 ел тула. Шул уңайдан бүген музей хезмәткәрләре Каташ-Каран, Азалак, Юлтимер төп гомуми белем бирү мәктәрләре укучылары өчен “Война.Победа.Память» темасына экскурсия үткәрделәр.


sarmanovo.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен "Сарман урамнары" дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Буш вакытларының һәр минутын күңелле һәм файдалы үткәрергә теләүче балалар өчен, кышкы каникул чорында  эбру техникасында рәсем ясау буенча масстер- класслар үткәрелде.  Балалар чыршы уенчыкларына һәм открыткаларга багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.  Элегрәк котлауларны смс язып түгел, ә почта бүлекләре аша махсус котлау открыткаларына тутырып җибәрүләре турында белделәр.  Барлык туганнарга, дусларга һәм якыннарыбызга открыткалар җибәрә идек бит. Моның өчен иң матур рәсемле открыткалар сайлап алына иде. Аларны соңыннан әле озак вакыт күңелгә кадерле истәлек итеп саклаганнар.  Шөгыль барышында балаларның чиксез фантазиясе су өстенә нинди генә рәсемнәр булып төшмәде: анда йолдызлар җемелдәшкән күк йөзе дә, карлы урман өстеннән күтәрелеп килгән кояш та, кабатланмас кар бөртекләре...һәммәсе дә үз урынын тапты. Үз куллары белән шундый могҗизалар булдыруларына сөенечләре йөзләренә елмаю булып балкып чыкты балаларның.

 


sarmanovo.tatarstan.ru

20
октябрь, 2023 ел
җомга

Сарман гимназиясенең 7 А сыйныфы укучылары өчен "Галиҗәнап китап" темасына әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Сарман гимназиясенең 4 В сыйныфы укучылары "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

"Җәмигъ" мәчете балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International