ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

 Петровка заводы гомуми белем бирү мәктәбе яны лагерена йөрүче укучылар музей тарафыннан үткәрелүче "Уеннард сакланган тарих" дип исемләнгән интерактив программасында катнаштылар. Безнең  чараларыбыз балаларның ялын оештыру гына түгел, ә һәр катнашучы өчен кызыклы һәм аңлаешлы форматта тарихи мәгълүматны үз эченә алган күләмле эш.


sarmanovo.tatarstan.ru

28
апрель, 2023 ел
җомга

Музей "Свет" социаль ярдәм фонды тарафыннан "Без исключения" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр өчен оештыручылар мәхсүс бүләкләр әзерләгән. Бүләк музейга килеп җитте.

Проектны гамәлгә ашыру музейда инклюзив практикаларны үстерүгә зур һәм ышанычлы адым булып тора. "Путешествие в прошлое" -  тарих белән танышу гына түгел, ә мөмкинлекләре чикле  балалар өчен кызыклы сәяхәт тә. Проект кысаларында Тукай, Мөслим районнарының мәктәп-интернатларыннан, Сарман районы Иске Минзәләбаш, Сарман авылы коррекция сыйныфларыннан балалар музейга килә ала. Проектны иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше интерактив панельдә эшләү. Һәр очрашуга балалар өчен тапкырлык һәм игътибарлылыкка юнәлдерелгән  кызыклы интерактив биремнәр әзерләнә.

Бу очрашулар һәрвакыт үзенчәлекле җылы узалар, ә кызыксып янып торган күзләр  һәм балаларның йөзләрендәге елмаю безнең өчен иң зур бүләк! Ә алда проект буенча күп кенә интерактив чаралар көтә, аның тормышка ашырылуын сез безнең ВК битендә һәм ТР Муниципаль берәмлекләр порталында күзәтә аласыз.

 


sarmanovo.tatarstan.ru

9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чулпылар, чигүле алъяпкычлар, калфак, яулыклар, читекләр... Бүгенге көндә боларның барсын да сәхнәдә, йә күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Менә шулай сокланып карап торасың да, уйланып китәсең... Нинди матур булган бит халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кабатланмас чигү бизәкләре.

Борынгы әби –бабаларыбыздан сакланып калган әйберләрнең кайсысын гына кулга алсак та, аннан җан җылысы бөркелеп тора. Никадәр төгәл, матур итеп эшләнгәненә шаккатасың. Һәрнәрсәгә саклык белән караганнар, чөнки бөтенесенә дә күп көч, ә иң мөһиме күп вакыт сарыф ителгән, шуңа күрә дә әйберләрнең күбесендә тамгалар күрергә мөмкин, алай-болай күршенеке белән алышмаска.

Әйтергә кирәк борынгылар бөтен нәрсәне төптән уйлап, һәр әйбергә тирән мәгънә салып эшләгәннәр. Һәм беренче карашка матурлык өчен тагылган чулпыларның да, чигү бизәкләренең дә яшерен мәгънәләре бар икән.

Әлеге серләрне без музейга килгән кечкенә кунакларыбыз, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары, белән бергәләп чиштек.

Укучылар чулпыларны ясау ысуллары һәм ни өчен хатын-кызлар аларны толымнарына тагып йөрүләре турында сөйләп сөендерделәр... “Татар кызын башта ишетәсең, аннан гына күрәсең”,- дия торган булганнар икән, чөнки толымнарындагы чулпыларның зеңгел-зеңгел килүе әллә кайлардан ишетелеп торган. Ә менә, матурлык өчен генә тактылар микән соң, дигән сорауга җавап мондый булды: “Матурлык өчен генә түгел, чулпылардагы тәнкәләрнең тавышы кызларны начар көчләрдән, шайтаннардан саклый дип ышанганнар”.  2 сыйныф укучыларыннан мондый җаваплар ишетү чиксез рәхәт булды. Димәк, халкыбызның гореф-гадәтләре белән кызыксыналар, өйрәнәләр.

Инде чулпыларны бер читкә алып куеп, чигү бизәкләренә күчтек. Менә монда уйланырлык иде. Нәрсә яшеренгән соң бу чәчәкләр, төрле бизәкләр арасында!? Бәлки сезнең ишеткәнегез бардыр, ә балалар өчен бу өр-яңа ачыш булды. Нәсел шәҗәрәсен чиккәннәр борынга заманнарда кызлар, әбиләр. Бизәкнең һәр чәчәге, яфрагы, түгәрәге, тамчысы- боларның һәммәсе аерым мәгънәгә ия. Монда ике як әти-әниләр дә, яңа гаилә корган ир белән хатын да, нәсел дәвамчылары-балалар да, һәммәсе аерым билге белән күрсәтелгән. Ике нәселне бәрәкәт тамгасы тоташтыра, аның өч чаты бар: саулык-сәламәтлек, рухи байлык һәм матди байлык.

Музей фондларында сакланган чигүле түрнәмәләрне, алъяпкычларны, сөлгеләрне карап, һәрберсенә “расшифровка” ясадык. Бу гаиләдә ничә кыз, ничә малай булган, алар корган гаиләләр зур булганмы һәм башка күп нечкәлекләрне ачыкладык. Тарих өйрәнү бик кызыклы, ләкин өйрәнү, эзләнү эшләрен иң беренче үз гаиләңнән, үз нәселеңнән башларга кирәк. Шуңа күрә килгән кунакларыбызга без милли бизәкләр кулланып, үз шәҗәрәләрен ясарга тәкъдим иттек. Бер мизгелен әйтеп китәсе килә, бер кечкенә егет төсле кәгазънең сарысын тотканда тырышып бер тамчы артыннан икенчесен, өченчесен, дүртенчесен,  аннан бер кызыл тамчы кисте. Шәҗәрәдә хата китмәсен дип янынына килдек. Баксаң, һичбер буталмаган, гаиләдә алар 5 бала: дүрт малай һәм бер кыз икән! “Күр әле, әти-әниеңдә никадәр зур байлык бар икән”,- дип сокланмыйча булдыра алмадык.

Очрашуыбыз шундый рәхәт, җылы үтте. Һәр гаиләнең нәселе буыннан буынга үссен, бизәк чатлары киңәеп, җәелеп барсын иде, һәр корылган яңа гаиләнең күп-күп сау-сәламәт тамчылары булсын иде. Чөнки һәр гаиләдә иң кадерлесе ул- балалар! Ә үз халкының гореф-гадәтләрен беләгән, өлкәннәрне хөрмәт иткән тәрбияле бала икеләтә зур бәхет...

 


sarmanovo.tatarstan.ru

7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Шәһәр өчен дә, бөтен ил өчен дә тыныч вакыт 1941 елда өзелде. Сталинград предприятиеләре тулысынча хәрби продукция чыгаруга күчә. Станоклар артына хатын-кызлар һәм балалар баса. Ә 1942 елның июлендә сугыш турыдан-туры Иделгә килә. 17 июльдә миллионнан артык солдат, хатын — кыз, балалар, картлар гомерен өзгән канлы һәм батыр Сталинград сугышы башланган.

Дошман очкычлары ташлаган снарядлар шәһәр районнарының зур өлешен җимереп бетерәләр. Әмма сталинградлылар, землянкаларда яшәп, подвалларда  качып, ныгытмалар төзүне дәвам иттеләр һәм станоклар артында эшләрен дәвам итәләр. 200 көн дәвамында совет гаскәрләре һәм Сталинград халкы нацистлар армиясенә каршы торалар. Совет кешеләренең ныклыгы, батырлыгы, фидакарьлеге шәһәрне саклап калырга гына түгел, ә аннары генерал Паулюс армиясен (1943 елның февралендә) җимерергә мөмкинлек бирә…

«Сталинград: хәтер вакыттан кыйммәтлерәк» программасы нәкъ менә шушы истәлекле датага багышланган. Анда Сарман урта мәктәбенең 5 нче В сыйныфы укучылары катнашты. Чара барышында алар махсус, “понтонно-мостовые”, батальоннар эшчәнлеге белән таныштылар. Әлбәтта укучыларга һәрвакыттагыча үзләренә тотып эшләп карарга мөмкинлек бирелде. Алар  алдан әзерләнгән материаллардан, кадак һәм бүтән беркетү җайланмаларын кулланмыйча күпер җыеп карадылар. Күпернең макетын җыяр өчен генә дә күп сабырлык, бердәмлек һәм тырышлык кирәк булып чыкты. “Бердәмлектә көч” дип юкка гына әйтмәгән әби-бабайлар, берничә тапкыр күпернең ишелүенә карамастан, балалар бердәмлек, үҗәтлек кәрсәтеп төзү эшләрен уңышлы гына тәмамладылар.

Ләкин биремнәр моның белән генә бетмәде, яралыларны аның аша икенче ярга күчерүне оештырырга боерык килде. Моның өчен носилкалар кирәк. Аларны ныклы ике таяк һәм баудан  ясарга туры килде. Әле бит дошманнан да сакланырга, яралыларга исән-имин күперне кичәргә мөмкинлек кирәк. Моның өчен махсус катапульталар ясалды.

Әлеге чара укучыларга дуслык, бердәмлек һәм  белемнең никадәр мөһим икәнен күрсәткәндер дип  дип ышанабыз. Совет солдатларының һәм гомумән халыкның нәкъ менә шушы сыйфатлары җиңүгә ирешергә ярдәм иткән!


sarmanovo.tatarstan.ru

3
февраль, 2023 ел
җомга

Сарман гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары "Икмәк кадере" интерактив чарасында катнаштылар.

Бүгенге көндә кибеткә керсәң ипинең ниндие генә юк- агы,карасы, тәмләткечләр кушылганы һәм башка бик күп төрләре киштәләрне тутырып торалар.

Ә менә элек,комбайн,трактор,элеваторлар һәм бүгенге көндә эшне җиңеләйтүче башка мөмкинлекләр булмаган чорда ничек булды икән? Басудан өстәлгә кадәр хуш исле ипи нинди юл үткән? Боларның барсын да укучы балалар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда күреп кенә түгел, ә үз куллары белән чабагач, ярма ташы, иләк, җилпүчне тотып эшләп карадылар.

Чарабызның ахрында музеебызга килгән кечкенә кунаклар ипи белән сыйландылар.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелгән чираттагы чара, балалар өчен, икмәк кадеренең тирән мәгънәсенә төшенү булгандыр дип ышанабыз.


sarmanovo.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Ленинград чолганышына багышланган циклның йомгаклау әңгәмәсе Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныфлары өчен үткәрелде. Үткән елларның дәһшәтле вакыйгалары безнең районыбыз тарихында да эз калдырган. Шәһәрне азат итүдә якташларыбыз катнашкан, эвакуцияләнгән балаларның бер төркеме 1945 елның июненә кадәр, 1937 елда төзелгән беренче таш мәктәп бинасында, яшиләр. Әлеге очрашу кысаларында укучылар шушы һәм тагын бик күп тарихи, документаль дәлилләргә таянган фактлар белән таныштылар, белемнәрен баеттылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел тулу уңаеннан Сарман гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен  әңгәмә уздырылды.


sarmanovo.tatarstan.ru

19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Ленинград блокадасы» темасына багышланган чираттагы очрашу Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Лекция барышында укучылар архив документлары белән расланган күп кенә яңа фактларны белделәр. Шулай ук аларга Ленинградтан безнең районга эвакуацияләнгән балалар исемлеге булган чын документ белән танышу мөмкинлеге бирелде. Шул исәптән музей фондларында әлеге вакыйга белән бәйле уникаль хатирәләр белән дә таныштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

18 гыйнварда илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарының берсе — Ленинград блокадасының өзелүен билгеләп үтә. 2023 елда әлеге вакыйгага 80 ел тула. Сарман гимназиясе укучылары белән бүгенге очрашу нәкъ менә шул темага багышланды.

Ленинград оборонасы Россия тарихына искиткеч фаҗигале һәм шул ук вакытта чиксез сабырлык, батырлык һәм ныклык тулы вакыйга буларак мәңгегә язылган. Төньяк башкаланы камап алу 1941 елның 8 сентябреннән башлана һәм 872 көн дәвам итә.

Узган еллардагы вакыйгалар безнең район тарихында да эз калдырды, чөнки 266 бала Сарман районына эвакуацияләнгән. Эвакуацияләнгән балаларның бер төркеме Сарман авылының, 1937 елда төзелгән, беренче таш мәктәбе бинасына урнаштырыла (бүгенге көндә ул Аграр көллият бинасы).  1941 елның 2 декабрендә ясалган докладта болай диелән: «Барлык район оешмалары, транспорт чаралары белән берлектә, балаларны төяү урынына җылы кием, аяк киеме һәм икмәк алып килделәр. Балаларны транспортлау мәсьәләсендә Сарман районы Башкарма комитеты аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтте, ул юлда вакытта барлык балаларны да артыгы белән җылы әйберләр, аяк киеме һәм икмәк белән тәэмин итте».

Еллар безне шул куркыныч һәм авыр еллардан никадәр ерак алып китсәләр дә, илебез өстенә төшкән сынау, халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм тугрылыгы турында онытырга хакыбыз юк.


sarmanovo.tatarstan.ru

8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Декабрь башында ике мөһим һәм истәлекле дата бар: 3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен, ә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтә.

Музейда шундый традиция барлыкка килде, әлеге мөһим даталарга багышланганочрашуларга  Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны эзләп табуда зур эш башкаручы кунакларны чакырырга тырышабыз. Быел алар - Зәй шәһәренең «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы җитәкчесе Никофоров Виктор Михайлович һәм әлеге клубның активистлары Уразайкин Виктор белән  көллият студентлары- Виктория һәм Валентина.

Очрашу барышында Виктор Михайлович отряд эшчәнлеге, казу эшләре барышында күпме хәбәрсез югалган кеше табылуы турында сөйләде.

Ләкин җәсәдне табып та, күпчелек очракта солдат медальоннары тутырылмау сәбәпле солдатның кем икәнен тәгаенлау мөмкин булмый. Кай очракта солдат белән документлар, яки мәгълүматы тутырылган медальон тапкан очраклар да була икән. Шудый бер очрак турында безгә дә сөйләделәр: «Солдат җәседе таптык, гомеренең соңгы минутларында ул үзенең автоматын күкрәгенә кыскан булган, аркасында чыбыклы катушка бар иде, элемтәче тапканыбызга һич бер шигебез юк иде. Акрынлап җирне тикшерә, кырыйларын чистарта башлагач, исем, фамилия, әтисенең исеме, адресы күрсәтелгән медальон табыла. Аннары база буенча тикшергәч, чыннан да хәбәрсез югалган дип саналган элемтәче була. Аның туганнарын табу өчен күп вакыт кирәк булды. Кече кызын таптык, ул безгә әтисенең эзләү тарихын сөйләде. Әтисе фронтка киткәндә, аңа нибары өч яшь була, шуңа да карамастан, соңгы тапкыр кулына алуын хәтерли. Сугыштан соң алар аның кире кайтуын көтәләр, чөнки күмү турында кәгазь булмый, шуңа өметләре була әле. Ләкин могҗиза булмый, алар 57 ел дәвамында үтенечләр язаар, ләкин барысы да уңышсыз була. Ахыр чиктә, бу үтенечләрнең берсенә җавап килгән, аңа әтиләренең әсирлеккә эләгүе, Германиягә алып кителүе һәм анда фашистларга эшләве ачыкланган. Башкача әйткәндә, бу кәгазь әтиләрен Ватанны сатучы дип  дәлилләгән. Бу гаилә кичергәннәрне күз алдына китерү кыен. Ә бит әлеге солдат, командование боерыгын үтәп, яуда батырларча һәлак булган. Бу көнне без хәбәрсез югалган кешене генә табып калмадык,гаиләгә аның намуслы исемен кайтардык».

Чара ике мәктәптә: Сарман гимназиясендә һәм Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Укучыларга кулларына автоматлар, пулемет, фляжка, каска һәм башка бик күп әйберләрне алырга мөмкинлек бирелде, бу казу эшләре вакытында эзләүчеләр тарафыннан табылган сугышның җансыз шаһитлары иде, алар арасында пыяла солдат фляжкасы кебек уникаль экспонатлар бар. Укучыларның эзтабарлар эшчәнлеге, эзләнү клубында ничек катнашырга, теге яки бу предмет турында сораулары күп булды.

Эзләнүчеләргә малайларны гына алалар дип уйламагыз, командада кызлар да бар, аларның икесе-Валентина һәм Виктория-очрашуга килде. Патриотик клубка алар беренче ел гына йөриләр. Үзләре әйтүенчә беренче казу экспедицияләренә бару өчен түземсезлек белән алдагы язны көтәләр икән.

Очрашудан алган тәэсирләрне сөйләп тә, сүзләр белән дә әйтеп булмый. Бу очрашу халкыбызның Ватан тынычлыгы, җиңү өчен бәяләп бетергесез бәя бирүен тагын бер кат искә төшерде.


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International