ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

12 октябрь көнне, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр өчен, "Кино һәм музыка"дигән тематик программа белән бию кичәсе үткәрделәр.  Кичәнең беренче яртысында "кино" темасына викторина үткәрелде.  Викторинада ике команда катнашты: "Кура җиләге" һәм "Чарли Чаплин". Нәтиҗәдә, "Кура җиләге" командасы җиңде, тик калган катнашучыларның кәефләре төшмәде һәм кичә дуслык дискотекасы белән дәвам итте.


saby.tatarstan.ru

Татар Икшермәсе авыл клубында гитарада уйнарга өйрәтү буенча дәресләр үтте.


saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Табигатьтә начар һава торышы юк!"   Безнең экскурсияләр менә шулай уза да инде. "Әбиләр чуагы" атнасы безне үзенең кояшы һәм җылылыгы белән шатландырды, әмма  болытлы һава торышы булганда да вакытны бик яхшы итеп уткәрергә була. Без нәкъ менә шулай эшлибез дә!   Бүген "Урман хуҗалыгы тарихы" музеенда, "Колокол" музеенда, сувенир продукциясе цехында, Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдык.   Ә төштән соң "Сабантуй" мәдәни-күңел ачу комплексының өч объектында булдык һәм атларны шикәр белән сыйладык.   Шулай булгач, өйдә утырмагыз,ә буш вакытыгызны безнең белән күңелле итеп үткәрегез! Биш-алты сәгатьлек экскурсия өчен өч йөз сум - "алтын бәя"!

Шалтыратыгыз: 896-00-337-336


saby.tatarstan.ru

Уңыш бәйрәме-уңыш җыю тәмамлануга, гаилә иминлеге һәм уңдырышлылыкка багышланган борынгы, матур һәм мавыктыргыч бәйрәм. Йосып-Алан авыл клубында бу уңайдан "Уңыш-2019" бәйрәме узды. Өстәлләрне быелгы уңыш җимешләреннән ясалган  чын сәнгать әсәрләре бизәде. Шулай ук өстәлгә өй эшләнмәләре һәм авыл халкы әзерләгән камыр ризыклары да куелган иде.


saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

8 октябрь көнне,Бөтендөнья почта көне уңаеннан, Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен, «Почта» элемтә бүлегенә экскурсия оештырдылар. Без балаларга элек кешеләрнең бер-берсенә ничек еш хатлар язулары турында сөйләдек. Хат килеп җитсен өчен конвертка марканы беркетергә кирәк булуын, шулай ук почта аша почтальон өйгә алып килә торган газета-журналларга язылып булуы турында да аңлатылды. Тагын почта аша посылкалар җибәреп булуын да искәртеп уздык. Балалар зур кызыксыну белән почта эше турында сөйләүне тыңладылар. Кем белә бит,бәлки шушы балаларның берәрсе үскәч хат ташучы яки почта бүлегендә эшләүче булыр.


saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

7 октябрь көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.

Тантаналы чараны мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы ачып җибәрде. Әлеге чара ике этаптан торды. Чараның беренче өлешендә кунакларга Урман һәм Кыңгыраулар музеена экскурсия оештырдылар. Икенче этапта ветераннар чәй табыны артында эш елларын, шатлыклы һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр.  Бу көнне данлы геройларны чәчәкләр һәм җылы сүзләр белән хөрмәтләделәр, аларның мәдәният үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре зур концерт программасы әзерләгәннәр, анда әдәби әсәрләр, музыкаль композицияләр, театр рәсемнәре һәм бию номерлары бергә үрелеп барды.


saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

5 октябрь көнне өлкәннәр хөрмәтенә „ Картаймасын сезнең күңелләр"дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарага Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының өлкән яшьтәге кешеләре чакырылган иде.


saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2019 ел
җомга

2 октябрь көнне, Оет авыл клубы, "Йортыбыз – Татарстан - 2019" Республикакүләм этномәдәни фестивалендә чыгыш ясады. Фестивальнең максаты: Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи байлыгын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы Габделбәров Тәлгать абый татар халык җыры “Нурия”не башкарды һәм диплом белән бүләкләнде.


saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык игътибар өлкән буын кешеләренә: әби-бабайларга, күршеләргә, эштщге өлкән хезмәттәшләргә юнәлтелә. Өлкәннәр-ул безнең горурлыгыбыз, кадерле байлыгыбыз. Алар безне тәрбияләп үстерделәр, мирас итеп бай тәҗрибә һәм буын зирәклеге калдырдылар. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 1 нче октябрь көнне ,Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, « Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. Үзешчән сәнгать катнашучылары, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. “Ромашка “ балалар бакчасының яшь артистлары барысына да күтәренке күңел, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр . Балалар чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, тамашачылар аларны бик теләп тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Бәйрәм чәй эчү белән дәвам итте, анда кешеләр бер-берсе белән аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырлап утырдылар.


saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яхшы гөреф-гадәт буенча илебездә өлкәннәр көнен билгеләп үтә башладылар.Чөнки безнең өлкәннәребез өчен бу гади бәйрәм генә түгел, ә бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге.30 сентябрь көнне Сабабаш авыл клубында "Өлкәннәрне хөрмәтләп" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Концерт бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмнең максатына ирештек -өлкәннәргә яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк иттек.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International