ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

25 сентябрь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Чәбия Чүрчи , Урта Нырты, Олы Арташ, Язлы Арташ авыл клубы мөдирләре һәм авыл үзешчәннәре белән берлектә, "Йөрәгемә җылылыгың белән кагыл" дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар. Монда тәрбияләнүче өлкәннәрнең күңелләрен күреп матур җырлар , дәртле биюләр башкардылар.Картлар йортында тәрбияләнүчеләр безгә һәм алар өчен уңай шартлар тудыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.


saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23 сентябрь көнне, Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен, «Экстремизмга каршы ничек көрәшергә?» дигән темага әңгәмә-фикер алышу үткәрде. Экстремизм һәм терроризм үз чагылышларының теләсә нинди рәвешендә кешелеклелек белән XXI гасырга кергән иң куркыныч проблемаларның берсенә әверелде. Китапханәче Г.Х.Садыйкова белән берлектә, катнашучылар, экстремизм проблемалары, аңа каршы тору чаралары, аның белән көрәш алымнары турында фикер алыштылар. Мәдәният йорты мөдире Г.Н.Зәйнетдинова 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган куркыныч, рәхимсез фаҗига турында сөйләде, шулай ук «Беслан мәктәбе» видеороликыннан өзек күрсәтелде.


saby.tatarstan.ru

21 сентябрь көнне, Шәмәрдән авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Шәмәрдән лицее активистлары белән берлектә «Тынычлык күгәрчене» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм Халыкара тынычлык көне уңаеннан Җиңү паркында булдылар. Бу чараның максаты  - 1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышында һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңү хәтерен булдыру һәм саклау. Аннары бергәләп күккә кәгазь күгәрченле һава шарлары җибәрделәр, ул кәгазьләрдә балалар тарафыннан планетабыз кешеләренә изге теләкләр язылган иде.


saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

21 сентябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, "Безгә бергә күңелле!" исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар.Балалар үзләренең фантазияләрен, иҗатларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.


saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2019 ел
җомга

20 сентябрь көнне Татар Икшермәсе авыл клубында гитарада уйнарга өйрәтү түгәрәге эшли башлады. Дәресләрне махсус укытучы А.Биктимеров алып бара.


saby.tatarstan.ru

17 сентябрь көнне, Кызыл -Мишә мәдәният йорты, Көек авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә Саба районына экскурсиягә бардылар. Без Лесхоз поселогында урнашкан урман музеенда , кыңгыраулар музеенда булдык; дендрология бакчасындагы матурлыкка хозурландык,оранжереядагы көньякта үсә торган үсемлекләрне күреп ,үзебезне чит ил бакчаларында йөргән кебек хис иттек; сувенирлар ясау цехының эшчәнлеге белән таныштык,андагы алтын куллы хезмәткәрләрнең эшенә сокландык. Аннары юлны Байлар Сабасына тоттык :"Олимп" ял паркында, Сабинка елгасы буенда урнашкан яр буе комплексында булдык. Экскурсия барышында бик күп яналыклар, кызыклы мәгълүматлар белдек. Экскурсия һәркемнең күңелендә уңай тәэсирләр калдырды.


saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

14нче сентябрь көнне Саба районы Шекше авылында 2 нче төбәкара "Пчелотуй-2019"-"Бал туе" үтте. Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән умартачыларны һәм бал яратучы халыкны үзенә туплаган бу чара быел аеруча зур колачлы булды. Бай һәм матур программалы бәйрәмдә катнашучылар өчен төрле күңел ачу чаралары, кызыклы уен-ярышлар, сый-нигъмәт әзерләнде, Саба районы авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре, Шекше балалар бакчасы, Шекше төп мәктәбе, "Зиләйлүк" фольклор коллективы үзешчәннәре катнашында зур концерт тәкъдим ителде.
 


saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2019 ел
җомга

12 сентябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен "Галәм серләре"дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.Конкурста Мичән мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Үз рәсемнәрендә балалар космос һәм йолдызлы күкне тасвирладылар. Космос балалар күзлегеннән караганда -матурлык, дуслык һәм шатлык хөкем сөргән тыныч космос. Конкурста катнашучыларның кайберләре чит планетада яшәүчеләрне ясадылар.


saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 сентябрь көнне,“Көзге шәфкатьлелек” акциясе кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән “Кыңгырау” балалар иҗат берләшмәсе Гайнановлар гаиләсендә булдылар.Хәбир абый белән Факиһә апа – хезмәт ветераннары, Факиһә апа гомерен балалар укытуга багышлаган. Алар авылда хөрмәтле гаилә, 6 бала тәрбияләп үстерделәр. Без хөрмәтле ветераннарга изге теләкләребезне җыр – биюләр, шигырьләр аша җиткердек . Алар рәхмәтләр укып, тагын килүебезне көтеп калдылар.


saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

8 сентябрь көнне Югары Симет авыл мәдәният йортында «Автомобильдән саклан» дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән урамнарда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләрен кабатладылар, уен формасында укучыларга юл билгеләре турында сөйләделәр. Балалар викториналарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Төрле биремнәрне үтәп, алар светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләрен һәм юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, скутерда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре белән таныштылар. Әмма иң мөһиме, балалар, дисциплина, сак булу,машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлүе – юлдагы куркынычсызлыкның нигезе икәненә төшенделәр.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International