ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

6 сентябрь көнне "Ямьле Саба" яр буенда Казан шәһәре татар филармониясе сәхнә ветераннарының ретро-концерты булды. Концерт программасы танылган җырларга һәм артистларның юморына бай булды. Татар ретро-җырлары тамашачыларга тирән тәэсир итте, кайбер җырларны алар хәтта артистларга кушылып бергә җырладылар. Концерт тәмамланганнан соң, тамашачылар артистларны, зур хөрмәт йөзеннән, аягүрә басып алкышладылар.


saby.tatarstan.ru

4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Безнең илдә фаҗигале дата 2004 елның 3 сентябре көнне Бесландагы фаҗига белән тыгыз бәйләнгән, ул вакытта белем көне күпчелек өчен матәм һәм кайгы көне булды. Быел элеге датага 15 ел. 3 сентябрьдә россиялеләр терроризмга каршы көрәштә һәлак булган өлкәннәрне һәм балаларны ачынып искә алалар. 4 сентябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Без тынычлыкта яшәргә телибез»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты-куркыныч фаҗигаләр турында искә төшерү генә түгел, ә үсеп килүче буында теләсә нинди формада көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру да.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга хәзерге җәмгыятьтә терроризм проблемасы: терроризмның сәбәпләре, тарихы һәм нәтиҗәләре, күз яшьләре, газаплар, авырту китергән Беслан фаҗигасе турында сөйләделәр. Чара барышында балалар теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, теракт янау һәм экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр.
Балалар игътибарына «Город маленьких ангелов » фильмыннан фрагментлар һәм «Терроризм: дөнья өстендә зәһәр күләгә» дип исемләнгән тематик видео карау тәкъдим ителде. Соңыннан балалар үзләре «Терроризмга юк!»дигән белешмәлекләр ясадылар. Очрашу терроризм актлары корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн, 2004 елда Бесландагы белем бәйрәме күпчелек халык өчен кайгы көненә әверелгән, фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә әзерләгән «Битлексез терроризм» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате шушы вакыйгага багышлап уздырылды. Авыл мәдәният йорты мөдире Сурия Гаттарова балаларга Бесландагы фаҗига, терроризмның килеп чыгышы, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләде. Әңгәмә барышында, тотык хәлендә калганда яки шикле әйбер барлыгын сизгәндә, үзеңне ничек тотарга кирәклегенә басым ясалды. Терроризмны җиңү авыр, әмма терроризм чорында яшәргә өйрәнергә кирәк. Чара ахырында “Без тынычлык яклы” дигән дискотека үткәрелде.


saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

30 август көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан берьюлы ике объект ачылды. Бу-Татар Икшермәсе авылында "Ильяс" чишмәсе һәм Иске Икшермә авыл җирлегенең административ бинасы. Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов, Казаннан М. х. Салихов, Р. Ф. Җәләев һәм башкалар катнашты.


saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

31 август көнне "Ямле Саба" яр буенда "Җирем, суым, Ватаным - минем Татарстаным!"- Татарстан Республикасы көненә багышланган» Болгар радиосы". Концерт программасында татар эстрадасының популяр артистлары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы котлады.


saby.tatarstan.ru

26
август, 2019 ел
дүшәмбе

  23-24 август көннәрендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең”  тынлы оркестр бүлегендә укучы балалар, укытучы - дирижер  Фәтхуллин А.А. җитәкчелегендә Мәскәү шәһәрендә үткән  «Спасская башня детям» дигән Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

25
август, 2019 ел
якшәмбе

25 август көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә «Шома Бас» бию программасында катнашу өчен чакырылган иде. 

Тэги: Мәдәният Бүлеге
saby.tatarstan.ru

24 август көнне Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләүче яшьләр иҗат төркеме Түбән Утар авылында ''Яшьләр тукталышы' дип аталган программа белән чыгыш ясады. Яшьлек - гомернең иң матур чагы, һәм бу һәр чыгышта чагылыш тапты. Тамашачыларның кайнар алкышлары астында вакыт узганы сизелмәде дә, алар олы рәхмәтләрен җиткереп, әкренләп кенә өйләренә таралыштылар.


saby.tatarstan.ru

23
август, 2019 ел
җомга

Беренче «The Kremlin Confederation of Art» фестивале 2017 елда «Конфедерацияләр Кубогы» кысаларында узды, 2018 елда ул «Футбол буенча дөнья чемпионаты» на багышланды, ә 2019 елда «WorldSkills»һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында уза.

Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе «Яшьлек» хореография коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) бүгенге кичәдә катнашты һәм «The Kremlin Confederation of Art» III еллык республика сәнгать фестивалендә актив катнашканы өчен Дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният Бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бүген 22 август көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Фирүзә” агитколлективы ООО СХП “Нырты” хуҗалыгының Арташ бүлекчәсе басу-кырларында механизаторлар-комбайнерлар һәм ашлык ташучы шоферлар каршында “Уңыш-2019” шигаре астында хуҗалыкта барган урып-җыю көндәлеген чагылдырып чыгыш ясадык. Юлыбызны күкрәп үскән арпа басуыннан басулардан кайткан икмәкне туплап, җыйнап, урнаштырып эшләүче ындыр табагы эшчеләре янында тукталдык. Авыр хезмәтләрен мактап дан җырладык. Дүрт юнәлештә басуларга аш-су әзерләп чыгаручы ашханә хезмәткәрләренә 5 минутлык тәнәфес ясап, рухи ял бүләк иттек. Агит чыгыш барышында басуларда барган эшнең күләме: бүгенгесе көнгә суктырылып, җыеп алынган икмәкне комбайнерларның һәм шоферларның эш нәтиҗәләрен яктырттык. Бүгенгесе көндә басулардан 50% суктырылып, амбарларга кайтарылган. Комбайнерлар арасында бүгенгесе көнгә алдынгы булып: Миннегулов Илһам, Мусин Тәлгать 2 урында, Миннегулов Ильяс 3 урында баралар. Алардан әзгә генә калышып Кузнецов Николай, Габдрахманов Рашат, Попонин Николайлар баралар. Игеннәрне түкми-чәчми амбарларга алып-кайтып бушатуда яшь егет Мухарлямов Рашат алдынгылыкны бирми. Шулай ук Шакиров Фәрит, Гарифуллин Рамиль, Газизянов Рифнур алны-ялны белми эшлиләр. Механизаторларыбыз аяз көннең һәр минутының кадерен белеп, иген басуларында сыйфат өчен көрәшәләр. Кырдагысы түгел, амбардагысы - икмәк, ди халык мәкале. Монда да игенчеләребезнең тырышылыгын күреп сокландык. Үзтөягеч техникасында иртәдән төнгә кадәр эшләүче Сабиров Ильназ, икмәк киптерүдә эшләүче операторлар Каримов Ильнур, Шакиров Ринат, Салахиев Фәзит, Давлетшин Булат һәр мизгелнең кадерен белеп, җайланмаларны төзек эшләтүдә тырышып эшлиләр. Түгелгән-чәчелгән икмәкне җыйнап торучы Зифа Фазлыеваның хәрәкәте кырмыскага тиң. Үлчәүдә исәп-хисап эшләрен алып баручы Фирдания Нигматуллинаның төгәллеге сокландыра. Без аларга һәрбарчасына да исәнлек-саулык, уңышлар теләп киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштык.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International