ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

18 август көнне Иске Икшермэ мэдэният йорты хезмэткэрлэре, "Сударушки" ансамбле, авылдашларыбыз изге Болгар җиренә сәяхәт итеп кайттылар. Экскурсовод Люция безгә бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерде. Тарихи экспонатлар, биналар, Ак мәчет һәм башкалар беркемне дә битараф калдырмады. Барлык кешеләр дә бик канәгать калды.


saby.tatarstan.ru

19
август, 2019 ел
дүшәмбе

18 август конне Олы Нырты авыл мэдэният йортында авыл яшьлэре хэм кунакка кайтучылар очен «Планета буйлап яшьлек килэ!».» дигэн исем астында музыкаль кунел ачу кичэсе уздырылды. Элеге чара яшьлэрне бер-берлэре белэн якынрак аралаштыру, сэламэт яшэу рэвешен пропагандалау хэм яшьлэрнен буш вакытларын файдалы итеп уткэру максатыннан оештырылды. Яшьлэр «Йорэгемне сайла», «Алтын шар», «Уз йолдызынны тап» , « Сузне тап» дигэн торле кызыклы уеннарда катнашып , узлэренен актив хэм креатив булуларын курсэттелэр. Уеннар дискэтук белэн урелеп барды.


saby.tatarstan.ru

7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ике маршрут буенча экскурсия үткәрелде: -Сатыш (музей-мәдрәсә) -Байлар Сабасы (туган якны өйрәнү музее, төшке аш) -КСК Сабантуй (ату, ат, уен автоматлары); Балалар истәлекле урыннар, тарих һәм гомумән район турында күбрәк белсеннәр өчен. 2. Алар уйнасын һәм кызыклы итеп вакыт үткәрсен өчен.  Бурычлар үтәлде! Балаларга барыннан да бигрәк ошады: - уен автоматларында уйнау; - атларны ашату; - И. и... төшке аш! Алар нәрсә турында белделәр: - 19 гасырда шәкертләр кайда һәм ничек укыдылар; - татарлар качып киткәннән соң, 16 нчы гасырда Казанны алганнан соң, татарлар төзегән Үрнәк авылы янындагы тау шәһәре турында; - Татарстан әләмен, "Кремль" станциясендәге бизәкләр һәм башка бик күп нәрсәләрне кем булдырган; - районның теләсә кайсы мәчетен интерактив видео ярдәмендә күрә алдык. Вакытны күңелле, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр. Белешмәләр өчен Телефон: 89600-337-36.


saby.tatarstan.ru

4
август, 2019 ел
якшәмбе

3 август көнне Сәрдә авыл халкы һәм кунаклары «Жәйге авыл кичләре» дип исемләнгән авыл Көнен билгеләп үттеләр. Котлау сүзе белән авыл имам-хатыйбы Рафыйк Сабирҗанов чыгыш ясады. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, шулай ук ООО «Игенче» җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин да котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар. Уеннар программасын һәм бәйрәм программасын Сәрдә авыл клуб мөдире Рузил Ибатуллин алып барды. Шулай ук Сәрдә авыл клуб хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов һәм Кызыл-Мишә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Айдар Хантимиров бәйрәм белән котлап, яраткан җырларын башкардылар. Бу гадәти булмаган бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр тапшыру, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Һәр кунак пылау, кайнар чәй һәм күчтәнәч белән сыйлана алды. Бәйрәмнең иганәчеләре: «Игенче» ООО җитәкчесе Алмаз Зарипов, кече бизнес җитәкчесе Рәис Дәүләтшин, «Илфани» сәүдә үзәге җитәкчесе Фәннур Курамшин, Муртазин Артур, Закиров Руслан, Галимов Илназ булды. Кичкә кадәр музыка яңгырады, концерт дискотека белән алышынды.


saby.tatarstan.ru

1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

31 июль көнне Сабабаш авыл клубында Лесхоз мәдәният йорты белән берлектә «Авыл киче" дип исемләнгән җәйге концерт оештырылды. Концерт номерлары барлык тамашачыларныңда күңелләренә хуш килде. Татар һәм рус телләрендә ретро һәм заманча җырлар яңгырады. Концерт номерлары төрле күңелле уеннар белән чиратлашып алып барылды.


saby.tatarstan.ru

30
июль, 2019 ел
сишәмбе

30 июль көнне Сабабаш авыл клуб мөдире, клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр һәм балалар өчен, Саба районының истәлекле урыннарында “Туган ягым буйлап, тарих эзләрен барлап” дип исемләнгән экскурсия оештырды. Экскурсоводыбыз Тамчыгөл Вәлиева маршрут буенча тукталган һәр маршрут тарихы белән таныштырып барды. Маршрут Сатыш авылындагы музей-мәдрәсәсе белән танышудан башланды. Шулай ук Казанче Бигәнәй авылында урнашкан «Ишан-хәзрәт» каберендә булдылар, аннан соң Ш.Х.Биктимиров исемендәге китапханәдә булдылар. Китапханә хезмәткәре Загирова Ләйсән аларны актерның биографиясе белән таныштырды. Шулай ук Сөембикә манарасы рәвешендәге кунакханәдә дә булдылалар. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, экскурсиядән бик канәгать булдылар һәм безнең районның башка музейларында булырга теләк белдерделәр. Районыбызның матурлыгына сокланып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.


saby.tatarstan.ru

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

28 июль конне Олы – Нырты мэдэният йортында укучылар очен боек патша Петр беренченен юбилеена багышланган « Тарих тэгэмэче» дигэн викторина уткэрелде. Бу чарада ике команда катнашты. Команданын исеннэре Петр беренченен ижаты белэн бэйлэнгэн иде. Викторина диалог формасында узды. « Петр беренче буй озынлыгы?», « Беренче укытучысы кем?», « Петербург шэхэрен кем исеме белэн атаганнар?»дигэн кызыклы сорауларга укучылар бик тогэл жаваплар бирделэр. Бу викторинада балалар бик актив булдылар хэм рус тарихы буенча ныклы белемнэрен курсэттелэр.


saby.tatarstan.ru

28
июль, 2019 ел
якшәмбе

27 июль көнне Иске Мичән авыл мәдәният йорты һәм Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре Иске Мичән һәм Керәнне авыллары яшьләре катнашында "Яшьнәп торган яшьлек" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.Концерт номерлары кызыклы уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды. Бу чара яшьләргә бик ошады. Бәйрәм 90 еллар дискотекасы белән дәвам итте.


saby.tatarstan.ru

27
июль, 2019 ел
шимбә

Шулай итеп, экскурсия маршрутының икенче атнасы тәмамланды! 23 июль көнне Сатыш авылы халкы өчен экскурсия үткәрелде. 24 июль көнне безнең экскурсиядә Түбән Шытсу халкы булып китте. 25нче сыйныф укучылары Саба мәчетендә оештырылган балалар лагере өчен экскурсия уздырдылар. Балалар бик акыллы, хәзер алар Саба районында урнашкан халыкның, торак пунктларның һәм авыл җирлекләренең күпме булуын төгәл беләләр. 26 июль көнне Явлаштау халкы өчен экскурсия үткәрелде. Бүген дә, 27 июль көнне, Юлбат һәм күләгәдә яшәүчеләр өчен экскурсия программасы булды. Экскурсия август уртасына кадәр броньланган даталар белән тәмамланды!  Сезгә туган якның истәлекле урыннарында булу бик ошый!  Әмма сезнең өчен бу экскурсияләрне үткәрү барыннан да бигрәк ошый, чөнки безнең районда яшәүчеләр гаҗәеп халык: шат күңелле, ачык, чыдам һәм һичшиксез күңелле-экскурсия ахырына йөзнең барлык мускуллары көлүдән чирли! Кадерле туристлар сезне түземсезлек белән көтеп калабыз!  Белешмәләр өчен Телефон: 89600-337-36.


saby.tatarstan.ru

25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

25 июль көнне Юсып-Алан клубы мөдире һәм Юлбат китапханәсе хезмәткәре, Калатау һәм Йосыф-Алан халкы белән Калатау болында «челтерәп ага чишмәбез!». Бу бәйрәм халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатыннан үткәрелде. Бәйрәмдә халык җырлары, милли уеннар яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International