12нче апрель көнне Шекше мәдәният йортында Саба районы прокуратурасы, хәрби комиссариат һәм сак бүлеге хезмәткәрләренең иҗат-отчет концерты булды. "Яңгырасын йөрәк җырларым" дип исемләнгән программаны тамашачылар яратып карады.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында район мәдәният йорты хезмәткәрләре территорияләрне чистарту буенча өмә оештырды.
Район мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кынгырау" балалар бакчасы балалары өчен Косманавтика көненә багышланган күңел ачу программасы оештырдылар.
1 апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә көлке көне уңаеннан “Җанлы кәмит!” дип исемләнгән юмористик концерт утте. Тамашачылар өчен Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Концертта театраль күренешләр, миниатюралар, сатирик куплетлар, биюләр, вокаль номерлар күрсәтелде. Катнашучылар гына түгел, залдагы тамашачылар да бик күп уңай эмоцияләр ала алдылар.
29 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Иләбәр авыл клубында “Чын куңелдән” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт җырлар, биюләр, миниатюралар белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны чын куңелдән көчле алкышлар белән карадылар.
28нче март көнне Татарстан Республикасының Әлмәт районында балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" VII Республика фестивале үтте. Анда Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А. Хисмәтова) да катнашты. Коллектив "Капка ачу" күренеше күрсәтеп Лауреат исеменә лаек булды һәм диплом, истәлекле бүләкләр алып кайтты.
2019 елның 30 мартында Йошкар-Ола шәһәрендә «Чулпан " VIII төбәкара балалар үзешчән иҗаты фестиваль - конкурсы узды. Әлеге конкурсның максаты-талантлы, үзенчәлекле коллективларның сәнгать потенциалын эзләү. «Республика татар мәдәният үзәге» дәүләт мәдәният учреждениесендә узган бу фестивальдә «Яшьлек» хореография коллективы, «Тамчы» вокаль ансамбле, шулай ук катнаш башкаручылар Нуриевның «Вокал» номинациясендә, Зәйнетдинова Ралина һәм Хәйруллина Динара катнашты.
30 март көнне район мәдәният йортында " Татар кызы - 2019 «бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Анда Түбән Симет, Креннә, Яңа Мичән авыл мәдәният йорты , Тимершык авыл мәдәният йорты , Көек , Кече Шыңар авыл мәдәният йорты, Мигер авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре катнашты . Шулай ук сәхнәдә Теләче районының Максабаш авылы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларын күрү дә күңелле булды.Алан, Арча районының Курса-Почмак. Программа бик төрле иде. Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчеллеге аркасында концерт тамашачылар өчен дә, катнашучыларның үзләре өчен дә чын бәйрәм булды. Очрашуның беренче минутларыннан җылы дустанә атмосфера урнашты. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алды. Концерт программасы иске һәм игелекле дуслар очрашуын хәтерләтте.
Чын күңелдән, юмор белән һәм гаиләдәге вакыт сизелми дә үтеп китте. Тамашачылар бик озак кадерле кунакларны җибәрмәде, күтәренке кәеф өчен рәхмәт әйттеләр һәм иҗади уңышлар теләделәр.
27 март көнне Иске Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган "Бөтен дөнья театр" дип исемләнгән чара булып узды. Башта тематик әңгәмә булды, аннары "Татар театры нәрсәдән башланды?" дип исемләнгән презентация карадылар. Әңгәмә барышында балалар бик күп яңалыклар белделәр-беренче татар пьесасы кайчан язылган, иң беренче татар театры кайчан куелган,татар профессиональ театрының чишмә башында кемнәр торган.