Муниципаль берәмлек предприятиеләре һәм оешмалары өчен федераль һәм региональ дәрәҗәдәге ярдәм чаралары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтамалар буенча урнаштырылган һәм даими актуальләштерелә:
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Росс шартларында түләү документларын тутыру» темасы буенча вебинарга чакыра, ул 2023 елның 02 мартында 14.00 сәгатьтә узачак.
"Беренчеләр хәрәкәте» - балаларны һәм яшьләрне җәмгыятьтә тулы тормышка әзерләүгә юнәлдерелгән хәрәкәт, шул исәптән традицион Россия рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга карашларын формалаштыру.
Гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә 2021 ел йомгаклары һәм 2022-2024 еллар план чорына бурычлар буенча хезмәт коллективларында җыелышлар уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезгә агымдагы елның 7-17 февралендә «Татарстан Республикасында халыкның финанс грамоталылыгы»н үткәрү турында хәбәр итә.
2023 елның 26 гыйнварында “Саба тәрәзәләре” ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булып узды.
2023 елның 25 гыйнварында шәхси эшмәкәр Аубакиров Алмаз Газимҗан улы коллективының еллык җыелышы булды.
2022 елның 25 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2022 елда барлыгы 4176 тонналык 9036 баш мал сатып алынган. Шуннан 2027,8 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме 656 млн. сум тәшкил итткән. Бу күрсәткеч узган елгы саннан 381 тоннага арткан.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елның 1 гыйнварыннан «хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 19.12.2022 № 522-ФЗ Федераль законы белән Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 16 242 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән дип хәбәр итә.