ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Кыш - балаларга күңел ачу өчен иң яхшы вакыт. Кышкы уеннар елның салкын вакытын күңелле һәм онытылмаслык итә. 21 гыйнвар көнне Татар Чаллысы авылында күңелле чара узды. Аның максаты - кышкы спорт төрләре белән кызыксынуны үстерү, күнегүләр башкарганда физик сыйфатларны һәм хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү, җитезлекне арттыру, хәрәкәтләрне координацияләү, ә иң мөһиме организмны сәламәтләндерү


mendeleevsk.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

14 сентябрьдә  гадәти булмаган һәм файдалы итеп Татар Чаллысы кызлары бу көнне үткәрделәр. Авыл мәдәният йортында чәч бизәкләре ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста кызлар матур резинкалар һәм кыстыргычлар ясарга өйрәнделәр. Мондый әйберләр беркайчан да модадан чыкмый, чөнки алар үз куллары белән ясалган.


mendeleevsk.tatarstan.ru

15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

14 апрель көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында кече яшьтәге балалар өчен рус һәм татар халкының халык костюмнары турында әңгәмә үткәрелде.


mendeleevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International