13 август көнне авыл мәйданында Виктор Япаев һәм Раушан Зиннуровның иҗат дуэты концерты булып узды.
12 август көнне Монай авыл мәдәният йортында физкультурачылар көненә багышланган чаралар узды.
10 август көнне «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Монай авыл мәдәният йорты җитәкчесе Калягина Л.И. мастер-класс үткәрде. Үз кулларың белән нәрсә дә булса эшләү бик мавыктыргыч шөгыль! Дәрес барышында үзенчәлекле һәм матур чәчәкләр һәм күбәләкләр әзерләнде.
6 август көнне Монай авылы мәдәният йортында балалар өчен җәйге уеннар үткәрелде.
4 август көнне ,Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, Монай авыл мәдәният йортында саклаучы курчак ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрелде.
4 август көнне Монай авыл мәдәният йортында дартс буенча турнир узды.
2 август көнне Монай авыл мәдәният йортында чәчәкләрдән тәкыяләр үрергә өйрәнделәр.
ХДФ көнен Монайда «Су уеннары» уен программасы белән билгеләп үттеләр.
Катнашучыларга мавыктыргыч, кайвакыт су белән гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар.
28 нче июль көнне Монай авыл мәдәният йорты мәйданында саф һавада "Ишегалдында җәйге күңел ачу" дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар узды.
27 июльдә, дусларча җылы шартларда, авыл мәйданында «Азарт» бию коллективының кичәсе узды.