30 гыйнвар көнне Монай авыл мәдәният йортында Россия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында "Халык уеннары кичәсе" булып узды. Әлеге чараның максаты-балаларны төрле халыкларның гореф-гадәтләренә җәлеп итү.
Монай авыл мәдәният йортында балалар өчен дуслык хөрмәтенә уен программасы һәм төрле төстәге шарлардан «салют» оештырылды.
Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен "Яңа ел экспрессы" акциясе оештырдылар.
4 гыйнвар көнне Монай авыл мәдәният йортында Яңа ел символы - чыршыны үрелгән баудан ясау буенча иҗат остаханәсе узды.
Кыш үзе белән көтеп алынган күңелле каникуллар алып килде. Кышкы каникуллар-балалар өчен күңелле бер кайгысыз ял вакыты.
Лотерея билетлары уйнату-ул тагын бер тапкыр мәдәният йорты кунаклары белән очрашырга, аралашырга, вакытны күңелле үткәрергә сәбәп.
29 декабрь көнне Монай авыл мәдәният йортында " Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән Яңа ел концерты булып узды.
Монай авыл мәдәният йорты "Кыш Бабай кинода" дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашты. Нәтиҗәдә " Кыш бабай урман аланында өйдә яши" дигән кул эшләре мактаулы 2 урынны алды.
Ел саен 15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Монай авыл мәдәният йортында балалар чәй иленә сәяхәт кылдылар.
Традиция буенча, бу матур көн уңаеннан, 28 ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында «Барысы өчен дә рәхмәт белдерәм»дигән бәйрәм концерты булып узды.