27 март көнне Сәйтәк авыл клубында өстәл уеннары үткәрелде.
19 март көнне Сәйтәк авыл клубында наркотикларга каршы «бу дөнья наркотикларсыз яхшырак " дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләрдә зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру, наркотик чараларны аңлы рәвештә кулланмау, сәламәт яшәү рәвеше кешене ирекле һәм бәйсез итә дигән ышаныч тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
20 март көнне Сәйтәк авыл клубында "Халыкара курчак бәйрәме" кысаларында “Авыл әкияте” фестивале узды.
15 гыйнвар көнне Сәйтәк авыл клубы балалар һәм өлкәннәр өчен чана шуулар оештырды.
16 гыйнвар көнне Сәйтәк авыл клубында Кар Бабайның туган көненә багышланган «Борын урынына кишер " дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрелде.
5 декабрь көнне Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган Грибачевлар һәм Семеновлар гаиләсенең өйләренә бардылар.
Россиядә ел саен 25 ноябрьдә гармунчылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Сәйтәк авыл клубында мастер-класс ,тәҗрибә уртаклашу, истәлекләр кичәсе узды, анда Бәзәкә, Сәйтәк, Песәй, Монаш, Илнәт авылларыннан баянчылар һәм гармунчылар җыелды.
Әниләр көне уңаеннан Сәйтәк авыл клубы «Актив әниләрнең актив балалары»акциясе үткәрде.
Сәйтәк авыл клубында толерантлык көне кысаларында «Дуслар иле»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
9 ноябрь көнне Сәйтәк авылы клубында «Татарстан белгечләре» дип исемләнгән интерактив уен узды.