"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" елы кысаларында зурлар төркемендә "Театр көне" унаеннан рус халык әкияте " Маша һәм аю" әкиятен сәхнәләштерү. Балалар белән рус телендә аудиоязма тыңлаганнан сон, әкиятне уйнап карадык.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мөслимнең " Күбәләк "балалар бакчасында дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча" куркынычсызлык "бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разин кызы булып китте. Ул зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юллардагы куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрде. Балаларга юл хәрәкәте иминлеге турында сораулар бирде. Чара ахырында Алсу Разиновна төркемнәргә уеннар, барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме "Курай" паркына экскурсиягә бардылар, анда күңелле уеннар уйнадылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2 кечкенәләр төркемендә физкультура көне үтте, гимнастика ясадык һәм физик уеннар уйнадык.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә театр көне уңаеннан "Теремкәй" һәм "Кызыл калфак" әкиятләрен искә төшереп үттек.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Туган якны өйрәнү". Туган як, авыл турындагы белемнәрен киңәйтү. Балаларның авыл тарихы, аның урнашу урыны белән таныштыру. Туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында зурлар төркемендә " Яшелчә көне" узды. Балалар өйләреннән бик тә кызыклы, үзенчәлекле булып үскән яшелчәләр алып килделәр. Аларның формалары, төсләре, сыйфатлары турында әңгәмә кордык. Алардан нәрсәләр пешереп була, ничек ашап була - ансын да өйрәндек.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә "Балаларны тәрәзәдән егылудан ничек сакларга"дигән темага консультация узды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында икенче кечкенәлэр төркемендә "Һөнәрләр көне" узды. Балалар табиб, повар, шофёр, ремонтлаучы хөнәрләре белән таныштылар.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында зурлар төркемендә " Кызыл китап" көне узды. Балалар бу китап турында беренче мәгьлүмат алдылар, аңа нинди хайван, үсемлек хэм бөҗәклэр кертелгәне белән таныштылар.