ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яраткан балалар бакчасы" көнендә балаларны балалар бакчасы белән таныштыруны дәвам итү, балалар бакчасы хезмәткәрләренең һөнәрләре турында күзаллауларны киңәйтү, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру. Балалар үзләре йөргән бакчаны рәсемнәрдә сүрәтләделәр.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ
muslumovo.tatarstan.ru

15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркемендә "Океаннар хэм диңгезләр көне" узды. Океаннарнын саны һәм исемнәре белән таныштык. Иң зурысын ачыкладык. Аларда яшәуче балык, суүсемнәр һ.б. турында белемнәрне тирәнәйттек.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ
muslumovo.tatarstan.ru

14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан уртанчылар төркемендә балалар үзләренең яраткан тәм-томнары турында сөйләделәр һәм кисеп ябештерү ярдәмендә туңдырма ясадылар.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ
muslumovo.tatarstan.ru

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме ндә "Тәм-томнар көне". Балалар белән яраткан тәм-томнар турында әңгәмә кордык, пластилиннан тәмле конфетлар ясап вак кул моторикасын ныгыттык.

 

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ
muslumovo.tatarstan.ru

13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркеме балалары белән" Табигать көне" темасына әңгәмә кордык, рәсемнәр буядык. Табигать сүзе астына ниләр керә микән, шуны аңлап киттек. Аны саклау, яклау, ярату кирәклегенә төшендек.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ
muslumovo.tatarstan.ru

12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әкият көне".Балалар белән өстәл театры белән татар халык әкияте "Өч кыз" ны сәхнәләштердек.Әкият күрсәткәндә балаларның әкиятләр турында белемнәрен гомумиләштерү, игелеклелек, командада эшли белү, сөйләмнең коммуникатив функцияләрен камилләштерүдә эшчәнлек алып барылды.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ
muslumovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International