«Саба-Арена» спорт комплексында 16 мартта ТР Өстәл теннисы федерациясенең 2 нче лигасының 1 нче этабы узды. Чемпионатта 11 команда катнаша. Әлегә разведка матчлары үтте. Икенче залда традицион якшәмбе лигасы узды. Вилданов Камил-Гапдерахманов Инсаф пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Икенче урында - Тибхар дуэты Вәлиуллин Әлфис-Илсаф Латыйпов. Лиганың җиңүчеләре - Юсупов Раян-Заһидуллин Салават. Турнирда Казан,Әстерхан,Алабуга,Актанышьев,Актаныштан кунаклар катнашты. Туган көн иясеннән татлы бүләкләр дә бирелде.
15-16 мартта Базарлы Матак авылында ике яшь категориясендә: 2010г һәм аннан өлкәнрәк ( Б) һәм 2011г яшьрәк категориядә ТР Шәхси кубогының 1 туры узды. 2010 һәм аннан өлкәнрәк категориядә Айназ ялгыз разрядта 3 нче урынны яулады; Ир-атлар арасында парлы разрядта 1 урын һәм катнаш парлы разрядта 1 урын 2011 категориясендә һәм ялгыз разрядта Гобәйдуллина Ралина 1 урынны яулады, ә хатын-кызлар арасында парлы разрядта Камилла Баһманова 3 урынны яулады. Шулай ук монда Россия беренчелеге призерларын бүләкләделәр. Зәйниев Айназ һәм Гобәйдуллин Ралинның Рәхмәт хатларын алдылар. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
14 мартта Алтай краеның Барнаул шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган XII Бөтенроссия кышкы авыл уеннары старт алды.
Татарстанга 2025 елгы медальләр уңышы! Чуаш Республикасы башкаласында Чабаксар шәһәрендә 10-14 мартта ЛИН арасында Россия беренчелеге һәм чемпионаты узды. ИН1 һәм ИН2 беренчелегендә Татарстан Республикасы вәкилләре, ә атап әйткәндә, Сабалылар илнең күп кенә төбәкләренә пьедесталда өмет калдырмады. Шулай итеп: ИН2-Чемпион Ләйсән Зарипова (Саба) Чиләбедән, Тула һәм Чабаксардан көндәшләрен артта калдырды. Хатын-кызлар парлы разрядында безнең кызлар Ләйсән Зарипова һәм Полина Кадыйрова көмеш медальләргә ия булдылар. Катнаш парлы разрядта безнең микслар Айдар Идрисов-Ләйсән Зарипова һәм Камил Вәлиев-Полина Кадыйрова бронза медальләргә ия булдылар. Ир-атлар арасында безнең пар Камил Вәлиев-Айдар Идрисов бронза медальләргә ия булды. Беренчелектә шулай ук шәп: кызларның ялгыз разрядында көмеш медальгә Алинә Хәйруллина лаек булды. Россия беренчелегендә Анастасия Ануфриева җиңүче булды. Ирләр арасында бронза медальгә Шәмәрдәнче Дамир Билалов лаек булды. Ә Теләче егете Ленар Гайфуллин, финалга Глеб Нестратенкога (Санкт-Петербург) җиңелеп, көмеш медаль белән канәгатьләнде. Парлы разрядларда Татарстанлылар биеклектә: хатын-кызлар арасында Анастасия Ануфриева һәм Алинә Хәйруллина бәхәссез лидерлар булдылар. Ир-атлар арасында финалда Дамир Билалов-Ленар Гайфуллин да алтын бәйрәм итте. Безнең микстлар көмеш һәм алтын белән канәгатьләнделәр: пьедесталның икенче юлында Ленар Гайфуллин-Алинә Хәйруллина, җиңүче булды - микст Дамир Билалов-Анастасия Ануфриева. Һәм безнең кызларның Россия чемпионатында тагын бер казанышы: Шәмәрдән кызлары Нигъмәтҗанова Алсу, Элина Шәйдуллина, Сабадан Гөлназ Исмәгыйлева һәм Мамадыштан Яна Петрова, Санк-Петербург финалын оттырып, көмеш булдылар. Россия чемпионатының ПОДА арасында эстафетасы Саба-Аренада 01-06 апрельдә узачак. Хәерле юл. Без анда да булдыра алабыз!
10 март көнне 8 март һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган шахмат буенча ,,Әни һәм мин - спорт гаиләсе" ярышлары узды. Ярышлар ике номинациядә узды: 1. 2013-2015, 2. 2016-2018 нче ел. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте һәм яхшы тәэсир калдырды. 2013-2015 нче елларда 1 нче урынны Горниклар гаиләсе , 2 нче урын - Шакировлар, 3 нче урын - Низамиевлар яулады. 2016-2018 нче ел:1 нче урын - Батталовлар, 2 нче урын - Степановлар, 3 нче урын - Шавалиевлар алды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Бүген, 9нчы мартта, Саба-Аренада бадминтон буенча халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Анда 4 төркемдә районыбызның 30 спортчысы катнашты. А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Зәйниев Айназ 2-Галимуллин Расуль 3-Мавлетов Булат 3-Сафиуллин Рөстәм Б төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Кәримуллин Данияр 2-Шагеев Айзат 3-Шаймарданов Азамат 3-Хәбибуллина Наргиза С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Сафин Зиннәтулла 2-Хуҗин Илдан 3-Харисов Самир 3-Фәсхетдинов Самат Д төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Мөхәммәтшин Ислам 2-Гатиятов Раян 3-Хуҗин Адель 3-Шафикова Зарина Җиңүчеләргә грамоталар, акчалата призлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
“Шахмат принцессасы” ачык республика турниры 2025елның 6 мартында Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча РСШ да узды. Ярышларда 2015-2020 елгы 54 шахматчы катнашты. «Техвент» ҖЧҖ ярдәме белән һәр катнашучы истәлекле бүләк белән бүләкләнде, ә призерлар лаеклы акчалата һәм мактау грамоталары алды. Степанова Адилә һәм Гатауллина Камила коэффициент буенча 5 урында калды. Батталова Алина «Иң яхшы костюм өчен» номинациясендә җиңүче! Барыгызны да котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
2025 елның 6 мартында "2012 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында "Разящая рапира" фехтование буенча республика турниры узды. Ярышларда безнең тәрбияләнүче Фазлыева Амалия җиңүче булды. Чираттагы уңыш белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге Р.Г.Нәҗметдин исемендәге РСШ да узды. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 87 яшь шахматчы катнашты. Безнең мәктәп укучылары актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Авыл шахматчылары арасында 9 яшькә кадәр Вахитов Бәхтияр 2 урынны, Степанова Адилә 1 урынны, Батталова Алина 2 урынны алды. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!
Ватанны саклаучылар елына багышланган гаилә чаңгы эстафетасы.