ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

24нче сентябрьдән 27нче сентябрьгә кадәр  «САБА-АРЕНА»да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия  "Татарстан Кубогы " ярышлары узды. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнашты.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар
saby.tatarstan.ru

24-25 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси чемпионаты узды. Саба районы вәкилләре елның йомгаклау турнирында лаеклы чыгыш ясадылар. Парлы разрядта 1 урынны Галиәхмәтова Регина алды. Ялгыз һәм парлы разрядларда 3 урынны Хәйриев Ильяс яулады. Пьедесталдан бер адымда безнең ике спортчыбыз Хаҗиев Исмал һәм Миңнегалиев Илшат тукталды, алар парлы разрядта 5 урынны яуладылар. Спортчыларны Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

25
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

24-27 сентябрь көннәрендә Байлар Сабасы ш.т. б. «САБА-АРЕНА" сында акыл үсешендә тайпылышлары булган, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән  һәм ИК-2 класслы затлар арасында өстәл  теннисы буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары уза. Ярышларда РФнең 12 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 70тән артык спортчы катнаша.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар
saby.tatarstan.ru

Бүген "Саба Арена" да традицион Саба якшәмбе турниры узды. Анда Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Арча һәм Саба районнарыннан килгән 44 яшь бадминтончылар катнашты.
Җиңүчеләр дипломнар алды, ә катнашучылар барысы да Түбән Кама командасы биргән татлы призлар алды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

23-25 сентябрь көннәрендә Казан бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уза. Бүген команда ярышлары төгәлләнде, анда Саба муниципаль районы командасы Казан шәһәренең бердәнбер лидерына гына оттырып, 2 нче урынны алды. Безнең команда составында Галиәхмәтова Регина, Волкова Татьяна, Каюмова Адилә, Миңнегалиев Илшат, Харисов Ильяс һәм Хаҗиев Исмал чыгыш ясадылар. Районыбыз спортчыларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

"САБА-АРЕНА" да өстәл теннисында тәрбияләнүчеләр арасында контроль - күчерү нормативларын тапшыру дәвам итә. Укучыларның спорт әзерлеге яхшы дәрәҗәдә. Өстәл теннисы секциясенең күпчелек спортчылары спорт нормасын нәкъ менә бик яхшы итеп тапшырырга омтылды. Нигездә, ТСС-3 группасының барлык спортчылары өстәл теннисы буенча нормативларын бик яхшы һәм яхшы билгеләренә үтәделәр, тренер Исмаилов Хайём Фәрхад улы. Йөгерү, озынлыкка сикерү, сикергечтә сикерү һәм өстәл теннисы өчен тупны ыргыту буенча "ярышлар" артта калды. Алда яраткан күнегүләр һәм ярышлар!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

"САБА-АРЕНА" да бадминтон төре буенча программада каралган контроль-күчерү нормативларын тапшыру бара. Бадминтон бүлеге, тренерлары Волков Дмитрий Леонидович, Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, Бакирова Ильзия Ильфат кызы, Миңнегалиев Илшат Тәлгать улы, гомумфизик әзерлек буенча тестлар үткәрәләр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

"САБА-АРЕНА" да фехтование бүлегендә тәрбияләнүчеләр контроль - күчерү нормативларын тапшыралар. Укучыларга түбәндәге нормативларны тапшыру мөмкинлеге бирелде: 100м га йөгерү, урыннан сикерү, отжимание ясау, 10 минутка йөгерү, пресс ясау, сикергечтә сикерү. Секциясенең НП 3нче төркеме спортсменнары, тренеры Ильясов Радик Мөдәрис улы,  фехтование нормативларын тулысынча тапшырдылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

"САБА-АРЕНА" да спорт төрләре буенча программада каралган контроль-күчерү нормативларын кабул итү дәвам итә. «Бадминтон», «Өстәл теннисы», «Фехтование», «Шахмат» бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр гомумфизик әзерлек буенча тестлар бирәләр. Кичә 20 сентябрьдә «САБА-АРЕНА"  базасындагы бадминтон бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр һәм Тимершык урта мәктәбенең бадминтон бүлегендә тәрбияләнүчеләр үз көчләрен сынадылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

18 сентябрь көнне Казандагы Бокс һәм өстәл теннис үзәгендә өстәл теннисы буенча Ачык Республика лигасы үтте.Безнең мәктәп спортчысы Галанов Павел югары лигада 1 урынны алды. Павелны һәм тренеры Исмаилов Хайём Фарходовичны котлыйбыз, уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International