ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 А сыйныфы укучылары өчен "Война. Победа. Память" темасына интерактив экскурсия үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Сарман гимназиясенең 8 А сыйныфы укучылары "Война.Победа.Память" дип аталган музей дәресендә катнаштылар. Чара үсеп килүче буында ватанпәрварлык хисе тәрбияләү максаты белән үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Советлар Союзы Герое Александр Афанасьевич Казаков исемендәге Александровск төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБОУ укучылары "Кулдан набойка серләре"интерактив - танышу дәресендә катнаштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

"Петровка урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары "Кулдан набойка серләре"интерактив - танышу дәресендә катнаштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

Гаилә елы кысаларында Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда укучылар өчен экскурсияләр, интерактив-танышу дәресләре үткәрелә, шуларның берсе - "Хәтер бизәкләрә"дәресе. Чәчкәләр, чигелгән алъяпкычлар, калфак, яулыклар ... Бүген боларның барысын сәхнәдә яки күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Ә күргәч, үзең дә сизмәстән уйланасың... Халкыбызда нинди матур милли костюмнар, бизәнү әйберләре, кабатланмас бизәкләр бар. Ата-бабаларыбыздан сакланган әйберләрнең кайсысын гына кулыбызга алмасак та, аңардан җан җылысы килә. Сез аның никадәр төгәл һәм матур эшләнгәненә гаҗәпләнерсез. Һәрнәрсәгә саклык һәм бик саклык белән караганнар, чөнки барысына да күп көч сарыф ителгән, ә иң мөһиме күп вакыт, шуңа күрә күпчелек әйберләрдә әйбернең нәкъ менә шушы гаиләгә каравын белдерүче махсус тамганы күрергә мөмкин. Әйтергә кирәк, борынгылар барысын да уйлаганнар һәм һәр нәрсәгә тирән мәгънә салганнар. Беренче карашка матурлык өчен кулланылган бизәкләр һәм чигүләр дә яшерен мәгънәгә ия. Ә менә үрнәкләргә нинди мәгънә салынды, бүген без МБОУ "Петровскозаводская СОШ"укучылары белән бергә тикшердек.


sarmanovo.tatarstan.ru

1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мортыштамак мәктәбенең  7,8 сыйныф укучылары “Сказ гончара” исемле интерактив чарада катнаштылар.

Әлеге мастер-класс -үзеңне чүлмәк ясау остасы итеп тою, үз кулларың белән балчыктан төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясау мөмкинлеге ул.

Электән үк әлеге борынгы һөнәрнең осталары хөрмәтле кешеләр булганнар. Чөнки бу эш тырышлыктан тыш әле сабырлык, үҗәтлек, чыдамлылык һәм һәр эшләнмәгә җан җылысын таләп итә. Һөнәр серләрен саклап, буыннан буынга өйрәткәннәр һәм һәрбер гаиләнең үзенең билгеле тамгасы булган.

Вакытлар узган саен керамик эшләнмәләрне башта тимердән, аннан пыяла, пластмассадан ясалган әйберләр кысырыклап чыгара. Ләкин бүгенге көндә яшь буынга борынгы гореф- гадәтләрне өйрәтү программалары нигезендә, һөнәр янәдән актуаль юнәлешләрнең берсенә әйләнде.

Чүлмәкчелек һөнәренең чын остазлары бик аз, безнең районда бөтенләй юк. Кем белә бит, бәлки музейда үткән шөгелләрдән соң, укучылар арасында хезмәт юлын нәкъ менә шушы юнәлеш белән бәйләргә теләүчеләр табылыр. Һәм Сарманыбызда, тирә якка дан тоткан үз осталары булыр.


sarmanovo.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград локадасы Ленинград кайда һәм туган авылыбыз кайда? Зур шәһәр белән ул вакытта берничә урам гына булган авыл арасында Нәрсә уртак булырга мөмкин? Блокаданың үзе турында әйтеп тә торасы юк, ул илебез тарихы битләрендә аяныч эз калдырды…

Без төрле тарихи темаларга әңгәмәләр алып барабыз, әмма аларның һәрберсе архив мәгълүматларына нигезләнгән, һәм аларның һәрберсе безнең Сарман авылы белән бәйле.

Алайса, йөзләгән километрны аерган бу ике ноктаны нинди шартлар бәйләде?! Бу хакта бүген «Сарман аграр көллияте»ГАПОУНЫҢ 1 курс студентлары да белде. Хәтер көне алдыннан 27 гыйнварда Ленинград блокадасын бетерү көне, безнең очрашу очраклы оештырылмады. Чөнки нәкъ менә хәзерге аграр колледж бинасында блокадалы шәһәрдән эвакуацияләнгән балалар яшәгән, ул вакытта анда мәктәп булган. Бәхеткә, документлар гына түгел, якташларыбызның истәлекләре белән видеоязмалар һәм хәтта Ленинградны саклауда катнашкан ветераннарның интервьюлары видеоязмалары да сакланып калган.

Музей-ул тарихны саклау гына түгел, ә тарихның бөртекләп булса да, көн саен яңа фактлар, документлар, истәлекләр белән тулыландырыла торган урын. Шуңа күрә без эзләнүләребезнең нәтиҗәсе белән уртаклаша алуыбызга һәм узган еллардагы рәсемнәрне бераз булса да яңарта алуыбызга һәрвакыт шат.


sarmanovo.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучыларына Ленинград чолганышы өзелүгә 80 ел уңаеннан  "Война.Победа.Память" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ленинград блокадасы…Нева ярындагы шәһәр өчен 872 көн-төн дәвамында каты сугышлар барган. Ладога күле аша узган транспорт магистрале Ленинградны илнең тыл өлеше белән тоташтыручы бердәнбер юл була. Ленинградлылар аны «тормыш юлы»дип атыйлар. 1941-1944 елларда Ленинградны саклау -  Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык символы. Югары баш командующий боерыгы белән 1945 елның 1 маенда Ленинград Герой-шәһәр исеменә лаек була. Әлеге темага багышланган чираттагы әңгәмә Сарман гимназиесенең 9 сыйныфлары укучылары өчен үткәрелде.


sarmanovo.tatarstan.ru

3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Они защищали отчий дом" интерактив чарасында катнаштылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International