Югары Шытсу авыл клубында балалар катнашында хәрәкәтле уеннар үткәрелде.
13 апрельдә Балтач районында "МДСУ-1"ҖЧҖ призларына бадминтон буенча турнир узды. Саба районы муниципаль хезмәткәрләре командасы 2 урынны алды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан "Сабино" ҖЧҖ теплица комплексында җиләкләр тәүге уңышын бирде. Оешма җитәкчесенә, анда эшләүчеләргә, мул уңыш алып яхшы эш нәтиҗәләре күрсәтеп эшләүләрен телибез!
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар белән даими репетицияләр уза. "Имәнлек" ансамбле яңа чыгышларга һәм конкурсларда катнашуга әзерләнә.
Елыш авыл клубында Нәүрәз бәйрәме уңаеннан кызыклы уеннар, җыр-бию белән үрелеп алып барылган тамаша оештырылды. Ахырдан барлык авылдашлар өчен Ифтар ашы булды.
Югары Шытсу авылында Нәүрәз бәйрәме булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан кызыклы уеннар оештырылды. Ахырдан бәйрәм боткасыннан барлык кунаклар, катнашучылар авыз итте.
11 март көнне Казан шәһәрендә яшь гаиләләр форумы булып узды. Форумда гаиләләрнең бүгенге көндә булган проблемалары, шуларны чишүдә килеп туган кыенлыклар, уңай якка хәл итү юллары эзләнде. Форум ачылышында Россия дәүләт думасының VIII нче чакырылыш депутаты Т.П.Ларионова, яшьләр эшләре министры Р.Н.Садыков катнашты. Алар шулай ук эксперт ролендә сорауларга җаваплар бирделәр. Саба районыннан әлеге форумда Мәүлетовлар гаиләсе катнашты.
Иске Икшермә авылында хатын-кызлар командалары арасында волейбол турниры узды. Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы актив катнашты һәм 2 урынны алды. Котлыйбыз!
Кичә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Раис Сафиуллин исемендәге VIII ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивале булып узды. Әлеге фестивальдә актив катнашып, Югары Шытсу мәдәният йортының "Дубая" гөсләчеләр ансамбле һәм "Дубая" халык уен кораллары ансамбле лауреат исеменә лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәменә багышланган хәйрия концерты булып узды. Концерт балалар, өлкәннәр, яшьләр катнашында бик матур итеп үткәрелде. Халык барлык чыгышларны көчле алкышларга күмде. Концерттан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә тапшырылды.