ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Елыш авыл клубында Искечә Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәмдә җырлы-биюле тамаша, кызыклы уеннар тәкъдим ителде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Югары Шытсу авылы халкы тырышлыгы белән мобилизациядә булган егетләргә гуманитар ярдәм эше актив алып барыла. Кием-салым, җылы носкилар бәйләнде, азык-төлек җыйналды. Барлык булышлык  күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Ярдәм итү эше алга таба дәвам ителә. Шушы көннәрдә "Солдатка өйдәге аш" акциясен башлап җибәрүчеләрнең берсе Гүзәл Садыкова белән очрашу булды. Очрашуда әлеге акциянең барлык нечкәлекләре аңлатылды. Әлеге юнәлеш буенча да ярдәм эше башланып китте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Югары Шытсу авылында итекле футбол ярышы булып үтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне "Саба" командасы яулады, икенче һәм өченче урыннарны "Шытсу-1", "Шытсу -2" командалары бүлеште. Җиңүче һәм призерлар акчалата бүләккә ия булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авыл клубында балалар өчен Яңа ел чыршысы узды. Матур бизәлгән чыршы, искиткеч костюмнар, бүләкләр, Кыш Бабай, Кар кызы һәм башка бик күп әкият персонажлары балаларны көтте. Ялтырап торган төрле-төрле гирляндалар һәм бик матур итеп бизәлгән чыршылар балаларга могҗиза хисе китерделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлеге депутатлары Флорид Гайнуллин, Ильнар Набиуллин һәм шәхси эшмәкәр Марат Насибуллиннар ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләрнең балаларына яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Әлеге күчтәнәчләргә барлыгы сигез бала ия булды. Ярдәмнәре өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4 гыйнварда Югары Шытсу авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Елыш мәдәният йорты, Түбән Шытсу авылы мәдәният йорты һәм Түбән Шытсу авыл җирлеге халкы белән берлектә Байлар Сабасында үзәк чыршы янында күңелле чара оештырдылар. Программада биюләр, җырлар, күңел ачу һәм актив уеннар бар иде.

 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авыл клубында яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Программа бик бай эчтәлекле итеп эшләнгән, кызыклы уеннар, җыр-бию кертелгән иде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында Яңа Ел лотереясе үткәрелде. Лотерея төрле кызыклы уеннар, сюрпризлар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2023 ел
җомга

Түбән Шытсу авыл җирлеге Кыш бабайлар парадында актив катнашты. Түбән Шытсу авыл җирлеге “Кыш Бабайлар парады” чарасында делегациянең иң яхшы бизәлеше” дип аталган җигүле атлары арасында номинациядә икенче урынны алды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында, шул авыл егете Гайбадуллин Наиль Хәбир улы себерке бәйләү буенча мастер класс күрсәтте. Ул әлеге эш процессын бик тырышып, барлык нечкәлекләре белән аңлатты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International