ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авыл зиратында койма тоту эшләре тулаем төгәлләнде. Соңгы 255м озынлыкта койма авылда яшәүчеләрнең өстәмә ирекле рәвештә тапшырылган акчалар хисабына башкарылды. Әлеге эшне башкаруда өлеш керткән кешеләргә, иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Түбән Шытсу авылында гражданнар соравы буенча ясалма тигезсезлек урнаштырылды. Эшне АО "Татавтодор" оешмасы Саба филиалы башкарды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2023 ел
җомга

Түбән Шытсу авыл җирлегендә ҖЧҖ "Сабино" оешасы үз эшчәнлеген дәвам итә. Теплицалар комплексында көндәлек эш алып барыла. Җиләк үстерү буенча эшчәнлек күзгә күренеп үзгәрә, озакламый беренче уңышлар алыначак. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Игелеклелек һәм кешелеклелек җырчысы - Рәсүл Гамзатов" дигән шигърият сәгате булды. Чара Югары Шытсу китапханәсендә узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу балалар бакчасы нәниләре белән китапханәче Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан  "Шигъри әкиятләр остасы" дигән чара үткәрде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу китапханәсендә яңа китаплар белән танышу үткәрелде. Чара укытучы һәм остаз елына багышланган иде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен алып бару темасы буенча яшьләр белән аралашу үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Исәнме, белемгә юл!" дигән китап калейдоскобы узды. Чара Белем көненә багышланган иде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында мастер-класс булып узды. Тегү-чигү серләренә балаларны Мөхетдинова Сария өйрәтте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Югары Шытсу мәдәният йортында "Матурлык дөньяны коткара"  дип исемләнгән мәдәни чара булып узды. Чарада әниләр һәм кыз балалар үзләренең матур итеп үстерелгән чәчләрен тасфирлап күрсәттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International