ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Түбән Шытсу төп мәктәбендә бүген белем көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. 1 нче сыйныфка барлыгы 6 бала керде. Мәктәптә барлыгы 53 бала белем һәм тәрбия алачак. Яңа уку елы уңышларга бай булсын!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында "Россиянең өч төсе" дигән мәгълүмат сәгате узды. Балалар актив катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбендә яңа уку елына әзерлек эшләре бара.  Мәктәптә барлыгы 53 бала белем һәм тәрбия алачак. Беренче сыйныфка 6 укучы керер дип планлаштырыла. Яңа уку елы бары тик уңышлар алып килсен!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Районыбызда "Чәчәкле Саба - 2023" конкурсына старт бирелде. Конкурста оешмалар, шәхси хуҗалыклар катнаша ала. Авыл җирлекләре арасында Түбән Шытсу авыл җирлеге әлеге конкурста катнашырга ниятли. Фотографияләр әлеге яңалыкка беркетелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авыл зиратында яңа койма тоту эше тәмамланды. Барлыгы 450 м койма тотылды. Әлеге эш үзарасалым акчасы хисабына башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

14
август, 2023 ел
дүшәмбе

13 август көнне Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол турниры булып узды. Ярышта барлыгы 9 команда катнашты. Мәктәп яшендәге балалар арасында 1 нче урынны "Саба" командасы алды, 2 нче урынны "Елыш", 3 нче урынны "Шытсу" командасы яулады. Ир-атлар арасында 1 нче урынны "Икшермә" командасы алды, 2 нче урынны "Юлбат" һәм 3 нче урынны "Саба" командалары яулады. Иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез: ИП Сунгатуллина, ИП Нуриева. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында тегү-чигү, төрле кул эшләнмәләренә оста булган Сәрия Мөхетдинова, яшьләргә, балаларга мастер класс күрсәтте. Балалар бик бирелеп тыңладылар, кулларына энә, җеп алып чигеп карадылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2023 ел
җомга

Елыш авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә эшләнелгән йорт төзелеше тәмамланды. Эшне ООО "Пмк-159" оешмасы башкарды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авылда яшәүче кешеләр Болгар шәһәренә экскурсиягә барып кайттылар. Алар тарихи урыннарда булдылар, төрле күргәзмәләргә керделәр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
август, 2023 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авылы мәчете манарасына яктырткыч светильниклар куелды. Караңгы вакытта мәчет манарасы якты булып ерактан күренеп, үзенә тартып торачак. Иганәче Түбән Шытсу авылы егете Галимуллин Рафиль Ризван улы.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International