ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Елыш авылында футбол уены өчен капкалар урнаштырылды. Иганәчеләр: Нургалиев Рифнур, Сабиров Райеф һәм Фәйзуллин Фәрхәд. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
август, 2023 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу авылында мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән кичке уен үткәрелде. Авыл халкы, кайткан кунаклар яшьлек чорын искә төшереп җырладылар, биеделәр, шул чордагы уеннарны искә төшереп уйнап алдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында 35 ел техник хезмәткәр булып эшләүче Салимзянова Хания Харис кызының 60 яшьлек юбилеена багышланган чара булып узды. Бәйрәм кичәсе "Һәркем үз һөнәрендә остаз" дигән исем астында бик матур, бай эчтәлекле булып үткәрелде. Хания ханымны котларга авыл җирлеге башлыгы, хезмәттәшләре, туганнары һәм дуслары килгән иде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында зират территориясен чистарту эшләре башкарылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авылы аша үтүче елганы чистарту, тирәнәйтү буенча эш башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
август, 2023 ел
сишәмбе

Суд карары нигезендә Түбән Шытсу авылында иске йорт сүтелә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Агымдагы елда Югары Шытсу авыл зиратын чистарту буенча зур эшләр башкарылды. Авыл халкы һәм "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте ярдәме белән агачлар киселеп чистартылды, иске коймалар сүтелде. Бүгенге көндә үзара салым акчалары хисабына яңа зират коймасы эшләнелә. Барлыгы 401 м. озынлыкта койма тоту планлаштырыла. Эшне Арча шәһәренең ИП "Касимов" шәхси эшмәкәре башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Елыш авыл клубы каршында урам концерты булып узды. Барлык теләүчеләр рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында балалар концерты булып узды. Балалар бик актив катнаштылар, җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар, әти-әниләр чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

15 июль көнне Елыш авылында балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Елыш авыл клубы тырышлыгы һәм иганәчеләре ярдәме белән үткәрелгән бәйрәм бик күңелле үтте. Программада бик күп төрле уеннар, җырлар, биюләр бар иде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International