ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

31 декабрь көнне Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авылы мәдәният йортында бал-маскарад булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре авылның актив кешеләре белән кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Яңа ел конкурслары, күңелле уеннар күп булды. Җиңүчеләрне призлар көтте. Күңелле музыка, яхшы кәеф, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлавы барлык катнашучыларга ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия бирде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды. Яңа 2026 нчы ел котлы булсын!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

28 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йортында Яңа Ел лотереясе булып узды. Бу чара инде күптәннән традициягә әверелде, һәм авыл халкы бик теләп катнаша, бөтен гаиләләре белән килә, чөнки бу кичне һәркемгә приз бирелә. Лотерея концерт номерлары һәм алып баручыларның шаяртулары белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмебезне тагын да яктырак итәргә ярдәм иткән иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысы да, катнашучылар да, оештыручылар да уздырылган вакыттан канәгать калдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу мәктәбендә Беренче сыйныф укучыларын Россия Бөркетләренә багышлау тантанасы узды. Беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркете» нә багышлау — тантаналы чара, аның барышында укучыларны «Россия бөркете»иҗтимагый оешмасы сафларына алалар. Чара актив, дус һәм җаваплы гражданнар тәрбияләүгә, Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылыш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2025 ел
җомга

Түбән Шытсу авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек бара. Тиздән бөтен кеше дә көткән Яңа ел килеп җитәчәк. Яңа ел-күпләр көткән һәм яраткан бәйрәм генә түгел. Яңа ел-могҗиза көтү, узып баручы елга йомгак ясау, киләчәккә планнар. Бәйрәм атмосферасын булдыру өчен җирлек бинасы янындагы территориядә кар һәм боздан фигуралар әзерләнгән.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше өчен Түбән Шытсу авыл җирлеге секретаре Хабибрахманова Фәнзия Сәүгән кызы, Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 декабрь көнне Югары Шытсы мәдәният йорты хезмәткәрләре - филиал җитәкчесе Шәрифуллина Гөлнар һәм сәнгать җитәкчесе Шәрифуллин Илшат,  Пушкин картасы буенча чара үткәрделәр. Укучылар милли курайда уйнарга өйрәнделәр. Чара аларга бик ошады.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

5 декабрь-Волонтер көне. Түбән Шытсу мәктәбендә волонтер  Мөхетдинова Сария апа белән очрашу оештырылды. Ул СВО волонтеры. Солдатлар өчен бик күп матраслар,мендәрләр, эчке киемнәр әзерли. Ул үзенең эшчәнлеге, ярдәм итүче оныклары - безнең мәктәп укучылары Язилә һәм Ясминә турында сөйләде. Без барыбыз да аңа зур ярдәме өчен рәхмәтле.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу ФАП фельдшеры Ф.Р. Сәйфетдинова Түбән Шытсу мәктәбенә профилактик әңгәмә үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәткә багышланган тематик лекциядән гыйбарәт иде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу мәктәбендә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба районындагы җәмәгать ярдәмчесе Галимҗанов Рафил Хәкимҗан улы үткәрде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ватан Геройлары Көне. Бу бәйрәм-мактаулы дәүләт бүләкләренә лаек булганнарга дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары ихтирам күрсәтү. Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 сыйныф укучылары бәйрәм тарихы, илебез геройлары белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International