Югары Шытсу мәдәният йортында остаз турында сөйләшү булды. Укучылар актив катнаштылар.
Югары Шытсу мәдәния йортында Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаенна чара үткәрелде. Чарада катнашучы гаиләләр җыр җырлауда, төрле кызыклы табышмакларны чишүдә осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәни чара бик күңелле үтте, барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.
Түбән Шытсу авылы мәчетендә газ кертүгә әзерлек эшләре алып барыла. Бүгенге көндә котельный бүлмәсе тиешле таләпләргә туры китерелеп эшләнелә.
Югары Шытсу авылында халык мөрәҗәгате буенча агач киселде. Агач йортка керә торган ут чыбыгына тиеп тора иде. Эшне Саба электр челтәре оешмасы башкарды.
Елыш авылы мәчете территориясендә машиналар кую урыны төзекләндерелә, су агу трубасы куелды, балчык салынып тигезләү эше бара.
11 июнь көнне Югары Шитсуда Сабантуй уза. Барыгызны да чакырабыз!
Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында мәктәп яны лагере эшли башлады. Балалар вакытларын бик кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр. Кызыклы уеннар уйныйлар, экскурсияләргә баралар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урам юлларын грейдерлау эше башкарылды.
Югары Шытсу авыл зираты агач чүпләреннән арындырылды.
Югары Шытсу авылында зират территориясен чистарту эшләре башкарылган.