Түбән Шытсу авылында тиеш булмаган урында чүп ташлау очрагы ачыкланды һәм вакытында чара күрелеп юк ителде, чистартылды.
Елыш авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә.
Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды.
ООО "ПМК-159" подрядчы оешма көче белән "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Дәүләт программасы буенча Елыш авылында бер фатирлы шәхси торак йорт төзелеше тәмамланып килә.
Түбән Шытсу авыл җирлеге делегациясе Җиңү парадында актив катнашты. Делегация составында учреждение җитәкчеләре, укучылар бар иде.
Саба район үзәгендә булып үткән техникалар парадында Түбән Шытсу авыл җирлегеннән "Урал" мотоциклы катнашты.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг-концерт булып үтте. Концерттан соң һәйкәл янында агачлар утыртылды.